Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО башлыгы Арал диңгезен коткарырга чакыра


БМО генераль секретаре Пан Ги Мун Арал диңгезенең кибүе планетаның иң зур казаларыннан берсе диде.

Ул Үзәк Азия илләре җитәкчеләрен табигать проблемаларын бергәләп чишү өчен хезмәттәшлекне арттырырга чакырды.

Үзәк Азия сәфәре барышында Пан бүген Арал диңгезен боралакта карады.

Заманында дөньяның 4-нче иң зур төче су тупланмасы булган Арал диңгезе совет чорында төбәктә мамык җитештерүне арттыру програмы нәтиҗәсендә 90-лап процентын югалтты.
XS
SM
MD
LG