Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайда шахтадан 114 шахтер коткарылды


Кытайда су баскан шахтада бер атнадан артык булган 114 шахтер коткарылды.

Синхуа дәүләт хәбәр агентлыгы белдерүенчә, алар җир өстенә чыгарылган, күбесенең хәле тотрыклы.

Җир астында тагын 40-лап шахтерны эзләү дәвам итә.

Рәсмиләр һәм коткаручылар бу коткаруны "могъҗиза" дип атады.

Коткару эшләрендә 3 меңләп кеше катнашты. Шахтадан суны якшәмбе көнне генә чыгарып бетерә алдылар. Җир астында исән кешеләрне табуга өмет бик юк иде.
XS
SM
MD
LG