Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли музей 115 еллыгын проблемалар белән каршы алды


Музей туган көндә килүчеләр бигрәк тә күп иде.
Музей туган көндә килүчеләр бигрәк тә күп иде.

Төп бинаның да өчтән бере генә төзекләндерелгән килеш. Музей карамагындагы Тукай, Шәриф Камал, Горький, Сәйдәш, Боротынский, Толстой, музыка мәдәнияте музейлары кичекмичә төзекләндерү көтә.


Татарстан Милли музее мөдире Гөлчәчәк Нәҗипова: “Без проблемалар турында әйтә-әйтә ардык инде”, дип белдерә. Әлеге проблемаларга җәмәгатьчелек һәм хакимияттәгеләр игътибарын җәлеп итәр өчен көзгә таба зур чара да уздырырга җыеналар.
Узган ел Милли музейга килүчеләрнең саны 65 меңгә арткан


“Сентябрьдә Казанда халыкара музей форумы үткәрәбез. Анда 200дән артык музей катнашачак. Русиянең күренекле музейлары: “Дәүләт Эрмитажы”, “Третьяков галереясы”, “Рус музее” һәм башкаларның да җитәкчеләре киләчәк. Форумның төп максаты – хөкүмәтебезгә, халыкка музейларның проблемасын күрсәтү. Музейларның ничек яшәгәнен белдерәсебез килә”, ди Гөлчәчәк Нәҗипова.

Ярыклар зурая

Милли музейның 850 мең экспонаты саклагычларда. Әмма аларны саклау да бернинди кысаларга да сыймый икән. Кичекмичә чара күрелмәсә, замана таләпләренә туры килгән саклагычлар төзелмәсә күпләренә яраксыз хәлгә килү куркынычы яный.

Музейның ишегалдыннан төзекләндерелү көткән өлеше
Казанның 1000 еллыгы алдыннан Милли музейның өчтән бер өлеше төзекләндерелгән иде. Яңартылган өлештә булганнар аның матурлыгына һәм тарихка багышланган төрле залларны күреп соклана. Калган өчтән ике өлеше әлегә шул килеш тора иде. Әмма метро төзү аңа җимерелү куркынычы тудырган.

“Безнең хәзер бөтен җирдә аварийный хәл. Ярыклар барлыкка килде. Алар көн саен күбәя һәм зурая. Актлар төзеп җибәрәбез, ләкин бүген төзекләндерү эшләре турында бернинди сүз алып барылмый”, ди Нәҗипова.

Нәҗипова сүзләренчә, Милли музей һәм аның карамагындагы барлык музейларның проблемаларын, башкарасы эшләрне туплаган документ әзерләнгән. Күпме акча кирәклеге дә исәпләнгән. Киткән акчаларның җиде елдан соң тулаем үзен аклаячагын да күрсәткәннәр. Хөкүмәткә тапшырганнар. Беркем дә “юк, бу эшләр кирәкми”, дип әйтми икән. Әмма кыймылдаучылар да күренми. Шулай да Нәҗипова әлеге мәсьәләләргә Татарстан җитәкчелегенең йөз белән борылуына өметен өзми.

Кулдан килгәннең барсын да


Музей безнең проблемалар күп дип кул кушырып ятмый. Үзләре булдыра алганның барсын да эшли. Узган ел Милли музейга килүчеләрнең саны 65 меңгә арткан. 2009 елда музей күргәзмәләрендә барлыгы 240 мең кеше булган. Халыкны җәлеп итәр өчен алар төрле юллар уйлап табалар.

Спорт йолдызлары белән очрашулар да үткәрәләр. Музейга килеп туй ясарга, балаларның туган көнен бәйрәм итәргә дә мөмкин. Яңа
Гөлчәчәк Нәҗипова
күргәзмәләр турында инетернетка хәбәр биреп бару да үз өлешен кертә. Милли музей бүген төрле темаларга кичәләр үткәрү, күренекле шәхесләр белән очрашу урыны да. Яшьләр өчен татар һәм рус телләрендә “Музейханә” журналы да чыгып килә.

Гөлчәчәк Нәҗипова: “Халык ипләп кенә музейга йөрергә өйрәнеп килә”, дип белдерә. Русиядә Җиңү көненең 65 еллыгы уңаеннан да тарихның яшь буын бөтенләй белмәгән якларын күрсәтергә җыеналар.

“Татарстаннан 131 миллион пот икмәк киткән. Балалар һәм өлкәннәр ачлыкта яшәгәннәр. Авылларда бик читен булган. Балаларны ачлыктан шешендереп үтермим дип оек балтырына бер уч икмәк тутырып кайткан өчен дә тотылганнарны 10-12 елга утыртканнар. Шәһәрдә талон белән генә ипи биргәннәр. Авылда бернәрсә калмаган”, ди Нәҗипова.

Күргәзмәләрнең берсендә алабута ипиләрен дә күрергә мөмкин булачак. Шулай ук сугыш елларында Казанда басылган китапларны да саклагычлардан чыгарырга уйлыйлар. Казанда төшерелгән кинохрониканы да күрсәтәчәкләр.

Башта фәнни-сәнәгать музее дип атала


Милли музейга килүчеләр ишек өстендәге “АЛ” дип язылган баш хәрефләргә игътибар итә торгандыр. Бу хәрефләр Андрей Лихачев дигәнне аңлата. Музей тупланмаларын булдырганда Русия флоты адмиралы Иван Лихачев абыйсы, галим һәм коллекционер Андрей Лихачевның 40 мең әйберен бүләк итә. Анда рәсемнәр галереясы, китапханә, борынгы болгар табылдыклары, корал, фарфор һәм башка әйберләр дә була.

Әле яңа гына музейга бүләк ителгән әйберләр
“Казан университеты профессорлары 30 ел буена аны ачу өчен тырышкан. Шәһәр думасы башлыгы Сергей Дьяченко булышмаса ачылмас иде”, ди Нәҗипова.

Нәкъ 115 ел элек 1985 елның 5 апрелендә 13 сәгатьтә Казан шәһәре фәнни-сәнәгать музее киң җәмәгатьчелек өчен ишекләрен ача. Бүген урнашкан бинаның ул вакытта “Гостиный двор”ның 12 бүлмәсен били.

Халык өчен иң беренче музей Русиядә Петербурда ачыла. Ул Бөек Петр исемендәге этнология һәм антропология музее дип атала. Русия төбәкләреннән киң җәмәгатьчелек өчен беренче музей XVIII гасыр ахырында Иркутскида эшли башлый.

Казанда фәнни-сәнәгать музее ачылганга кадәр Казан университетында музей эшләп килә инде. Әмма ул киң җәмәгатьчелек өчен булмый.
XS
SM
MD
LG