Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның яңа президенты Чаллыда булды


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җиңүнең 65 еллыгына әзерлек һәм бәйрәм чараларын уздыру буенча Чаллыда төбәк киңәшмәсе үткәрде. Анда төп сөйләшү сугыш ветераннарын һәм инвалидларны фатирлы итү турында барды. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, сугыш белән бәйле кешеләрнең мәнфәгатьләрен кайгырту өчен Русия казнасыннан Татарстанга 7 миллиард 200 миллион сум акча бирелә.

Президент Рөстәм Миңнеханов Чаллыдагы Мәңгелек ут мемориалында булып, сугышта һәлак булучылар хөрмәтенә чәчәкләр салды. Мемориал сагында торучы “беренче санлы пост” эше белән танышты. Аннары Чаллыдагы кадетлар мәктәпләрендәге укыту үрнәкләрен күрде. Чаллы төбәгендәге район-шәһәр җитәкчеләре белән булган киңәшмә дә сугышта катнашучылар белән бәйле иде. Биредә Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин чыгыш ясады.

Аның әйтүенчә, Татарстандагы 7200ләп ветеранга, инвалидка фатир бирү, булган фатирны төзәтү каралган. Бу чара җиңүнең 65 еллыгы белән бәйләп эшләнә. Президент Миңнеханов:

“Бәйрәм алдыннан ветераннарның теләкләре үтәлергә тиеш. Мисал өчен, Чүпрәле районыннан Ульян өлкәсенә күчеп китәргә теләүче ветеран бар. Аңа барлык оешмалар ярдәм итәргә тиеш”, диде президент.

Бәйрәм акчалары тирәсендә “шома кешеләр” пәйдә булу ихтималын күздә тотып, Миңнеханов сак булырга чакырды. Чыгыш ясаучылардан Актаныш районы хакимияте Энгел Фәттәхов баштан ахырга кадәр татарча гына сөйләде.

Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан каралган чаралар ветераннарны зурлау, олылау буенча соңгы уникаль мөмкинлекләрнең берсе. Мөхәммәтшин борчылу да белдерде, авылда йорт җиткереп яшәгән сугыш ветераннарына шушы өйләрен сипләү, төзәтү өчен Русия бюджетында акча каралмаган.

“Шушы уңайдан мөрәҗәгать итүчеләр күбәя, андыйларга җирле хакимият белән бергә химаячеләр дә ярдәм итсен иде”, диде Шура рәисе Мөхәммәтшин.

Сугыш ветераннарын фатир белән тәэмин итү турындагы сөйләшүләр халыкның бер өлешендә ризасызлык та тудыра. Ветераннар арасында 2-3 фатир алучылар күп, дигән фикерләр әйтелә. Шушы күренеш буенча да, башка сораулар белән дә Татарстан җитәкчеләренә мөрәҗәгать итү мөмкин булмады. Чөнки бу көнне аларның көн тәртибендә матбугат вәкилләре белән очрашу каралмаган иде. Шулай да “Азатлык” хәбәрчесе сорауны Чаллының Үзәк районы ветераннар Шурасы рәисе Ләйлә Майларовага биреп, беркадәр җавап алды.

“Әйе, Рифгат Алтынбаев заманында ук Чаллының 65/15 йортыннан чиратта торучы соңгы ветераннарга фатир биреп бетерделәр. Хәзер тагын чиратлар хасил булды. Чөнки Чаллыда яшәүчеләр авылларда, башка шәһәрләрдә яшәүче, сугыш ветераны булган әти-әниләрен алып киләләр. Үзбәкстаннан кайтучылар да бар. Менә шуңа тагын чират хасил булды”, диде “Азатлык”ка Ләйлә ханым.
XS
SM
MD
LG