Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстанда вакытлы хөкүмәт эшкә керешә


Кыргызстанда оппозиция төзегән вакытлы хөкүмәт парламентны таратуын, президент һәм хөкүмәт вазифаларын үзенә алуын игълан итте.

Вакытлы хөкүмәт конституциягә үзгәрешләр кертелгәнче, ярты ел чамасы эшләргә җыена.

Оппозиция җитәкчесе Роза Отунбаева элекке хөкүмәт үз өстенә алган барлык халыкара йөкләмәләрнең үтәләчәген белдерде.

Интерфакс агентлыгы Җалал-Абад өлкәсе губернаторының президент Корманбәк Бакыев илнең көньягына сыенды һәм ул хакимияттән китәргә җыена дигән сүзләрен китерә.

Кайбер хәбәрләргә караганда исә, илнең көньягыннан Бишкәккә Бакыевны яклаучы, коралланган дистәләрчә мең кеше килә.

Бакыевның Бишкәктәге йорты яндырылган һәм таланган.

Сәламәтлек саклау министрлыгы чәршәмбе бәрелешләрендә 65-ләп кешенең һәлак булуын, 500-ләп кешенең яралануын белдерә.
XS
SM
MD
LG