Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм АКШ стратегик коралларны киметү килешүенә кул куйды


Бүген Русия һәм АКШ президентлары стратегик коралларны киметү турында килешүгә кул куйды. Аның нигезендә бу ике ил үзләренең атом чукмарларын 1500дән арттырмаска тиеш.

Ике тараф әлеге килешүенең ике ил арасында имзаланган иң саллы коралсызлану килешүе булуын белдерә.

Тарафлар атом куркынычы янаган Иран һән Төньяк Кореага карата уртак карашта булуын ассызыклады.

Русия президенты Медведев, Иранга юнәлдерелгән санкцияләрне мантыйк белән билгеләргә чакырып, бу карар кешелек фаҗигасына юл куймаска тиеш, дип белдерде.

Яңа килешүнең үз көченә керүе өчен, аның ике ил парламентында раслануы шарт.

АКШ һәм Русиянең коралсызлану процессын 7 ел эчендә тәмамларга тиеш.
XS
SM
MD
LG