Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан Матбугат идарәсе башлыгы эшеннән алынды


Башкортстан Матбугат, нәшрият һәм полиграфия идарәсе башлыгы Эдуард Юлдашев эшеннән алынып вакытлыча аның вазифалары урынбасары Венера Хәкимова йөкләнде.

Президент Мортаза Рәхимов Башкортстан хөкүмәте каршындагы Матбугат, нәшрият һәм полиграфия идарәсе башлыгы вазифаларын соңгы бер елга якын башкарган Эдуард Юлдашевны эшеннән бушатты. Исегезгә төшерәбез, соңгы атналарда республика рәсми матбугаты даирәләрендә ыгы-зыгы, тарткалаш барлыкка килгән иде. Чәршәмбе көнне Эдуард Юлдашев Башкортстан Журналистлар берлеге рәисе, “Ватандаш” журналы баш мөхәррире Фәрит Әхмәдиевне баш мөхәррир вазифасыннан алды.

Шул ук вакытта Әхмәдиев тарафдарлары да Юлдашевка каршы булып, үз мөнәсәбәтләрен белдерде. Республиканың кайбер журналистлары аның өстеннән президент Рәхимовка хатлар да юллады. Фәрит Әхмәдиевне яклап берничә рәсми басма мөхәррирләре дә, Башкортстан “Китап” дәүләт нәшрияты директоры Зөфәр Тимербулатов та мөрәҗәгатькә кул куйган.

Үзләренең хатында алар Эдуард Юлдашевны тупаслыкта, тәрбиясезлектә һәм матбугат өлкәсендә наданлыкта гаепли. Эдуард Юлдашевны бу вазифага узган елның җәй башында тәгаенләгәннәр иде. Аңа кадәр ул Башкортстан Эчке эшләр министрлыгында эшләгән, полковник дәрәҗәсенә кадәр үскән.

Матбугаттан шактый ерак өлкәдәге кешене шушы вазифага тәгаенләү баштан ук күп сораулар уяткан иде. Әмма тора-бара моңа да күнегелде. Һәм менә бер ел үтте дигәндә Эдуард Юлдашевның җитәкчелек ысуллары белән килешмәүчеләр үз дәгъваларын белдерде. Һәм бу дәгъваларга республика президенты да колак салды.

“Ватандаш” журналы мөхәррире Фәрит Әхмәдиев вазифасыннан алынып, аның урынына матбугат идарәсе башлыгының элекке урынбасары Фәнил Кодакаев тәгаенләнгән иде. Хәзер Эдуард Юлдашев үз вазифасыннан алынгач, Фәрит Әхмәдиев янә дә үз урынына кайтарылыр, дип көтелә. Ә Фәнил Кодакаев соңгы вакытта хезмәт иткән “Тамаша” журналына кире кайтарылыр кебек.
XS
SM
MD
LG