Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чехия белән хезмәттәшлек арта


Уфада Чехия белән Башкортстан арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре тикшерелде. Анда Чехиянең финанс министры катнашты.

Чехия Республикасы белән Башкортстан арасында соңгы елларда үзара сәүдә әйләнеше һәм икътисад өлкәсендәге хезмәттәшлек шактый киңәя төште. Әлеге бәйләнешләрне һәрдаим хәрәкәттә тоту максатында, сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек эшче төркеме дә оештырылган иде. Шушы төркем әледән-әле очрашып, агымдагы мәсьәләләрне тикшереп тора.

Уфада әле шушы төркемнең 5нче утырышы үтте. Аның эшендә Чехия финанс министры Эдуард Янота һәм Башкортстан ягыннан хөкүмәт рәисе урынбасары, сәнәгать, инвестиция һәм инновацияләр министры Юрий Пустовгаров катнашты.

Сөйләшүләр барышында берлектәге ширкәтләр эшчәнлеге дә, үзара сәүдә әйләнеше дә, кайбер мәдәни багланышлар да тикшерелде.
Хәзер Башкортстан белән Чехия арасында еллык товар әйләнеше 1 миллиард доллар тәшкил итә. Әле Башкортстанда, Чехия ширкәтләре ярдәмендә, Учалы төзелеш әйберләре җитештерү ширкәте төзелә, Уфада трамвай юллары төзекләндерелә, заманча трамвайлар кайтарыла.

Шулай ук күпкатлы иске панель йортларны яңартып үзгәртү эшләре башланырга тора. Чехиянең бер ширкәте “Уфавита” берләшмәсендә Европа таләпләренә туры килгән гормональ препаратлар цехы төзегән.

Чехия Республикасы финанс министры үз чыгышында Чехия белән Башкортстан арасындагы үзара файдалы хезмәттәшлек юллары турында тәгаен мисаллар китереп сөйләде. Ул шулай ук парламентлар арасында да, мәдәни багланышлар юнәлешендә дә бәйләнешләрне киңәйтү ниятләрен белдерде.

Башкортстан сәнәгать министры Юрий Пустовгаров Чехия белән Башкортстанны тиздән туры һава күпере дә бәйлиячәген әйтте. “Әле Чехиягә ай саен, эш буенча, 450ләп кеше оча. Ә инде туры рейслар ачылгач, Чехиягә баручылар тагын да артачак”, диде министр. Әлеге һава бәйләнешен Чехия ягыннан “Чехия һава юллары”, ә Башкортстан ягыннан “Ю Тэйр” ширкәте тәэмин итәчәк дип көтелә.

Очрашу барышында теге яки бу өлкәләрдә хезмәттәшлекнең тәгаен юнәлешләре хакында килешкәннән соң, уртак беркетмәгә кул куелды.
XS
SM
MD
LG