Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарда “Хәмидулла” мәчете салыначак


Узган елны халык телендә “кемнәрдер мәчет салырга җыена икән” дигән сүз таралды. Эш шунда ки, бу гыйбадәтханәне Самар мөфтияте түгел, ә мөфти Вагыйз Яруллинга буйсынмаган мәхәллә салырга җыена икән.

Юстиция бүлегендә теркәлгән таныклыкка караганда, җирле мөселман дини оешмасы – “Хәмидулла” мәчете мәхәлләсе һәм шул мәхәлләнең Казан мөфтиятенә кергәнлеге раслана. Бердәм дәүләт реестрына 2010 елның 15 гыйнварында теркәлгән.

Шулай итеп? Самар җирлегендә Казанның бер мәхәлләсе барлыкка килде. Бу турыда Госман хәзрәт Исхаков биргән белешмә дә раслый. Госман хәзрәт Исхаков Самар юстициясенә биргән белешмәсендә шул рөхсәтнамә турында мөһерле документ җибәргән.

Мин намазлыкта булган кешеләргә бер генә сорау бирдем: Самарда Казанга буйсынган мәхәлләгә ничек карыйсыз? Мондый җаваплар ишетергә туры килде.

- Сәер хәбәр. Нәрсә Самар мөфтие белән сыеша алмыйлармы? Барып җиттек.

- Кызык яңалык. Капитализм дингә дә күчкән икән.

- Конкуренция! Мулласын да Казаннан китерсеннәр инде.

- Әлләкайчан вакыт. Кем кая керергә тели, шунда барсын. Бер үзәк күпчелектә ришвәтчелеккә китерә.

- Самарда чат саен чиркәү салалар. Нинди аермасы бар. Кайсы мәчет кемгә буйсына? Иң мөһиме - татарыбыз намазлыкка бассын.

- Көттә тор, бу инде Самар төбәгендә ике мөфтият тууы.

- Мөфти Вагыйз Яруллин мәчет салырга йөрүчеләрне яман сүз аша бәяләде.

Госман хәзрәт Исхаков тапшырган белешмәдә “Хәмидулла” мәчетенең имамы итеп Әбделҗәмил Садыйков расланган.

Әбделҗәмил әфәндене эзләп таптым. Ул Самар төбәгенең Денис авылында туган. Казанның атаклы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә югары белем алган тәрбияле ир заты.

Мәчеткә бирелгән җирне күрдем. Әлегә язгы пычрак. Җир кибүгә төзелеш башланачак дип ышандырдылар. Гыйбадәтханә ике катлы булачак. 700 кеше намаз укый алачак. Проекттагы сурәт буенча бина тыйнак, ләкин затлы бер архитектура бизәге булырга охшаган.
XS
SM
MD
LG