Accessibility links

Кайнар хәбәр

Маҗарстанда беренче тур сайлаулар уза


Бүген Маҗарстанда парламент сайлауларының беренче туры уза.

Сайлау алды фикер сораштыру нәтиҗәләренә караганда, элекке премьер Виктор Орбан җитәкчелегендәге Фидес уңчы партиясенең күпчелек тавышны алачагы фаразлана. Беренче тур сайлауның беренчел нәтиҗәләре төн уртасында игълан ителер дип көтелә.

Сәяси күзәтүчеләр сайлау алды фикер сораштыруларда да күренгәнчә, "Фидес" партиясенең сайлауда беренче урынны алачагы турында фараз белдерә. Сайлауда шулай ук яһүди һәм чиганнарга карата кискен чыгышлары белән танылган үтә уңчы Йоббик партиясенең дә сайлауда күбрәк тавыш җыячагы турында фаразлар бар.

Беренче тур сайлауларда партияләр 50 % тавышны җыя aлмаган очракта, сайлау төбәкләрендә парламент әгъзаларын билгеләү өчен 25 апрельдә 2нче тур сайлау уздырылачак.
XS
SM
MD
LG