Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иса Ямадаев абыйсы Сулим Ямадаевның исән булуын белдерә


Эшмәкәр Иса Ямадаев үзенең бертуганы, элекке "Восток" чечен батальонының башлыгы Сулим Ямадаевның исән булуын һәм хастаханәдә дәвалануын белдерде.

Моны исбатлау өчен ул "Московский комсомолец" газетына абыйсының хастаханәдә төшкән фотосын тапшырган.

Дүшәмбе Дубай мәхкамәсе Сулим Ямадаевны үтерүдә гаепләнгән 2 кешене гомерлек төрмә җәзасына хөкем итте.
XS
SM
MD
LG