Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев чоры банкиры алмашынды


Герман Греф, Геннадий Захаров, Рөстәм Миңнеханов
Герман Греф, Геннадий Захаров, Рөстәм Миңнеханов

Татарстанда банклар патшасы саналган Геннадий Захаров үз вазыйфаларыннан азат ителде. Аның урынына Русия саклык банкының Көнбатыш Себер бүлегендә җитәкче урынбасары булып эшләгән Рушан Сәхбиев билгеләнде.

Татар җәмәгатьчелеге Геннадий Захаровны республиканың элекке президенты Шәймиевкә бик якын кеше дип белә. Хезмәт юлыннан да алар гел янәшә атлады. Шәймиев ТАССРның мелиорация һәм су хуҗалыгы министры вазыйфасыннан "Татагропром" башлыгы, республика хөкүмәте башлыгы урынбасары булып киткәч, үз урынына Захаровны калдырган иде. Татарстан җитәкчесе булгач, Шәймиев Захаровны республиканың төп банкирларыннан берсе итеп билгели.

Икесе дә бер йортта тора, бакча күршеләре дә. Банкир булу белән беррәттән Захаров республиканың шахмат федерациясен дә җитәкли. Шәймиев белән Захаровның еш кына шахмат уйнаулары да билгеле. Русиянең саклык банкы белән Захаров, Шәймиев республика белән җитәкләгән кебек үк, ике дистә елдан артык идарә итте. Шуңа да аның әлеге вазыйфадан китүен икътисад белгечләре, сәясәттә Шәймиев чоры тәмамланган кебек үк, банк тармагында Захаров эпохасы тәмамлануга тиңләде.

Саклык банкында чистарыну эшләре

Русия саклык банкының башлыгы итеп Герман Греф билгеләнгәч, ул банкның төбәк бүлекләре җитәкчеләрен алмаштыру сәясәтен башлады. “Бизнес-онлайн” сәхифәсе язганча, 74 яшьлек Захаровны Греф инде былтыр ук алмаштырырга теләгән. Әмма “бабай” ирек бирмәгән. Шуңа да Греф Шәймиевнең китүен көтәргә мәҗбүр булган.

Татарстанның яңа президенты исә көннән-көн үз кешеләрен үзе янына җыя. Соңгы кадрлар алмашуыннан, Татарстан республикасының Мәскәүдәге вәкиле урынына яңа кеше билгеләүне искә алып була.

Читтән килгән татармы?

Хакимият – ул иң элек банк, куәт оешмалары һәм кадрлар тармагын үз кулы астында тоту дигән сүз. Яңа президент Рөстәм Миңнехановның Татарстан Саклык банкы җитәкчесен алмаштыруы шул караштан чыгып анализлана.

Икътисади даирәдә соңгы айларда бу урынга дәгъва итүчеләр турында күп сүз булды. Кайберәүләр әлеге урынга “Зенит” банкының Казан бүлеге җитәкчесе, Дәүләт шурасы рәисе улы Дамир Мөхәммәтшин билгеләнәчәк дип фаразлаган иде. Икенчеләр, бу урында Захаровның урынбасарын Геннадий Шаровны күрде. Татарстанның төп банкиры урынына республика икътисад министры Марат Сафиуллинны да кодалаучылар булды.

Алай да беркем көтмәгәндә, Татарстанга банкир читтән кайтартылды. Саклык банкының Көнбатыш Себер бүлегендә җитәкче урынбасары булып эшләгән Рушан Сәхбиевне, Герман Греф сишәмбе республика җитәкчелегенә тәкъдим итте.

Рушан Сәхбиев, Герман Греф

Яңа башлык турында мәгълүмат бик аз. Бары тик аның 1973 елда Пермь өлкәсендә тууы, 1995 елда Пермь дәүләт университетын тәмамлап, Саклык банкының Көнбатыш Урал бүлегендә, аннан соң Көнбатыш Себер бүлегендә эшләве билгеле. Герман Греф сүзләренчә, Сәхбиев яшь, дәртле һәм узган эш урыннарында күпкә ирешә алган җитәкче. Шуңа да аның Сәхбиевнең яхшы башлык булуына шиге юк.

Татар җәмәгатьчелеге банкка башлык итеп татар кешесе билгеләнүенә шатланса да, “Бизнес-онлайн” Сәхбиевне татарлар рәтенә кертергә ашыкмаска киңәш итә. Басма фикеренчә, Рушан исеме күбрәк азәрбәйҗаннарда очрый.

Грефны да, Миңнехановны да канәгатьләндерүче җитәкче


“Брокеркредитсервис” ширкәте белгече Александр Афинагентов сүзләренчә, Рушан Сәхбиев Герман Греф һәм Рөстәм Миңнеханов тарафыннан бер-ике көндә генә сайланып куелган кеше түгел. Бу мәсьәлә кат-кат уйланган. Димәк, яшь булса да, Сәхбиев ике якны да канәгатьләндерүче җитәкче, ди Афинагентов.

“Захаровның китүе яңалык түгел. 74 яшьлек җитәкченең бу эштә озак эшли алмаячагы билгеле иде инде. Ә менә бу урынга читтән кеше китертү көтелмәгән хәл. Чөнки төрле фаразлар бар иде. Әмма алар чынга ашмады. Әлбәттә, Сәхбиев турында беркем берни белми. Әмма аның 1995 елдан бирле саклык банкында эшләве, аның тәҗрибәле белгеч булуын күрсәтә. Тикмәгә генә Греф белән Миңнеханов аны сайламагандыр”, ди Афинагентов.

Рушан Сәхбиев, Герман Греф, Рөстәм Миңнеханов, Геннадий Захаров

Яңа җитәкче бирнә белән килде

Рушан Сәхбиев Татарстанга үзенең бирнәсе белән килде. Яңа җитәкче билгеләгән көнне Саклык банкы башлыгы Герман Греф “Татнефть”кә 200 миллион доллар кредит бирүе турында әйтте. Моннан алда Русия Саклык банкы “ТАИФ” белән “Казаноргсинтез”га да 35 миллиард сум кредит биргән иде. Герман Греф әлеге акчаларны Татарстанга курыкмыйча бирүе турында әйтә. Чөнки бу әҗәтләрнең кайтарылачагына аның шиге юк икән.

Чиратта Богачевмы?


Шулай итеп, Татарстанда ике банк патшасының берсе генә калды. Геннадий Захаров үз вазыйфасыннан алынгач, бу олуг исемне икътисадчылар Милли банк башлыгы Евгений Богачевка такты. Алар Захаров белән бер-берсенә охшаган да. Яше белән дә, банк җитәкчеләре булуга карамастан, спорт белән мавыгулары белән дә. Захаров шахматчы булса, Богачевның “УНИКС” баскетбол такымы белән җитәкчелек итүе билгеле. Аерма шунда гына – Богачев әле үз урынында, Татарстанның иң дәрәҗәле банкирлары рәтендә кала.
XS
SM
MD
LG