Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тибет янында җир тетрәү: корбаннар саны арта


Кытайның Тибет белән чиктәш Чинһай вилаятендә көчле зилзилә вакытында йортлар һәм мәктәпләр җимерелеп күп кеше ташлар астында калды. Үлгәннәрнең саны арта. Төбәктә күпчелеге Тибет халкы һәм монголлар яши.

Иң зур зыян Чинһай вилаятенең Юшу бүлгәсенә булган. Җиегу шәһәрендә кунакханә, биналар һәм мәктәпләр җимерелгән. Җимерекләр астында калган укучылар саны әлегә билгесез.

Таулы төбәктә беренче ярдәм күрсәтергә җитәрлек медицина кирәк-яраклары юк. Өйсез калучылар салкын һавада урамда төн уздырырга мәҗбүр. Ярдәм килеп җиткәнче исән калучылар җимерекләрне чистартып кешеләрне коткара башлаган, дип хәбәр ителә.

Чинһай вилаяте хакимиятләре җир тетрәү булган төбәккә юрган, чатырлар, җылы кием, дару һәм казу-чистарту эшләрен башкарыр өчен машиналар җибәрүен хәбәр итте.

АКШ геология үзәге Кытайдагы җир тетрәү 6.9 көчендә булды, дип белдерде. Кытай белгечләре аның дәрәҗәсен 7.1 дип билгели.

Кытайда соңгы тапкыр каты җир тетрәү 2008 елда күрше Сичуан вилаятендә булган иде. Ул чакта 87 меңләп кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG