2008 ел фотоларда
21
Александр Солженицин вафат - Танылган рус язучысы, совет диссиденты һәм әдәбият өлкәсендә Нобель бүләге иясе Александр Солженицинны Мәскәүнең Донской чиркәве каберлегендә җирләү мөрәсиме. Александр Солженицин 3 августта 89 яшендә вафат булды.
6 август 2008
22
Русия-Грузия арасында бәрелешләр - Русия танклары Көньяк Осетиянең башкаласы Цхинвалига басып керде.
23
Русия-Грузия арасында бәрелешләр - Гори шәһәре тирәсендә, сугыштан качып, 4 көн буена җәяү йөргән карт әбиләр. Русия хәрбиләре 15 августта Горидә кайбер инсани ярдәмнәрнең керүенә рөхсәт итсә дә, идарәдә тоткан стратегик мохитләргә чикләвен дәвам итте.
15 август 2008
24
Русия-Грузия арсында бәрелешләр - Русия һава көчләре 9 августта Горине 3 тапкыр утка тотты
25
Кытайда җәйге олимпия башлана - "Кош оясы" дип аталган Кытай милли стадионында 2008 ел Пекин Олимпия уеннарының башлану тантанасы.
8 август 2008
26
Пәрвәз Мөшәррәф вазифадан китте - Пакыстан президенты Пәрвәз Мөшәррәф вазифадан аерылганда халыкны сәламли.
27
Русия Абхазия һән Көньяк Осетия бәйсезлеген таныды - Сухуми халкы Абхазиянең бәйсезлеге Русия тарафыннан танылуын бәйрәм итә.
26 август 2008
28
Глобаль икътисади киеренкелек - Дөнья икътисад базарында төшеш дәвам иткәндә, Малайзиядәге сәүдәгәрләр кайгыга батып, биржа индексларын күзәтә.
18 сентябрь 2008
29
Пакыстан президенты Асиф Али Зәрдари сайланды - Асыф Али Зәрдари үтерелгән хатыны Бәназир Бһууттоның рәсеме каршында.
30
Һиндстан галәмгә беренче очкычын җибәрде - Һиндстан очкычының беренче очышы уңышлы тәмамлады.
31
Икътисади кризис дөньяда үз тәэсирен күрсәтә - Киев үзәгендә икмәк акчасы өчен тәмәке сатучы бер хатын. «Standard and Poors» агентлыгы икътисади кризисның артуы сәбәпле, Украинадагы кредит рейтингы төшүе, ил биржасына тискәре йогынты ясады.
32
Мумбаида террор һөҗүме - Һиндстан хәрбие коралын Таҗ Маһал кунакханәсенә юнәлдерә. Кунакханәдә булган һөҗүмдә 3 кораллы сугышчы үтерелде. Һиндстан башкаласынның төрле җирләренә булган һөҗүмнәрдә 130-дан артык кеше һәлак булды, 300-дән артык кеше яраланды.
33
Барак Обама булдырды - АКШның яңа сайланган президенты Барак Обама хатыны Мишел һәм кызлары Малия һәм Саша белән бергә сайлау көне Чикогадагы җыенда халыкны сәламли. Обама сайлауда республикан көндәше Джон Маккейнны зур аерма белән җиңеп, АКШның беренче кара тәнле президенты булды.
34
Русия проваслав чиркәве патриархы Алексей II вафат - Русия президенты Дмитрий Медведев Мәскәүдә Алексей II белән саубуллаша.
35
Грециядә ризасызлык чаралары - Яшьләр Афина политехник университеты тирәсендә полициянең күз яшәрткән газ бомбасыннан кача. Укучылар белән полиция арасында бәрелешләр 5 көн дәвам итте.
36
Гыйраклы журналист Бушка башмаrларын атты - Бәгъдадта уздырылган матбугат конференциясе вакытында бер журналист Бушка таба аяк киемнәрен ата. Буш читкә борылып башмактан чак котылды.