2008 ел фотоларда

1
Сайлауда Михаил Саакашвили җинде - Президент Михаил Саакашвили вазифага керешер алдыннан инагурация мәрәсимендә
6 гыйнвар 2008

2
Украина радасында гауга - Русияне яклаган төбәкләр һәм коммунист партияле мәҗлес әгъзалары "Безнең Украина" һәм Юлия Тимошенко тарафдарларын көнбатыш яклы булуда гаепләде. Оппозиция партияләре хөкүмәтнең НАТО-га кушылу планына каршы чыгып, парламентка бойкот игълан итте.
5февраль 2008

3
Косоводагы албаннар бәйсезлеген бәйрәм итә - Косово парламенты Сербиядән бәйсезлек игълан итүеннән соң, халык вакыйганы урамнарда бәйрәм итте.
17 февраль 2008

4
Косово серблары бәйсезлеккә каршы чыга - Косово серблары Митровица шәһәрендә францияле иминлек сакчыларына таш ата. Сербияле гыйсянчылар басып алган мәхкәмә бинасын кайтарганда шартлау булды. Шартлауда өч БМО һәм ике НАТО хәрбие һәлак булды.
17 март 2008

5
Нью-Йорк филормониясенең Төньяк Кореядагы концерты - Нью-Йоркның дирижер Лорин Маазелин җитәкчелегендәге филормония Төньяк Корея башкаласы Пхеньянда концерт оештырды. Әлеге тамаша Төньяк Корея һәм АКШ арасында моңа кадәр күрелмәгән зур мәдәни алыш-биреше буларак бәяләнде.
26 февраль 2008

6
Әрмәнстан оппозициясе сайлау нәтиҗәләре белән килешми - 19 февральдә узган президент сайлавында хәрәмнәшүләр булуын алга сөргән оппозиция тарафдарлары, Әрмәнстан башкаласы Ереванда урам җыеннары уздырды.
28 февраль 2008

7
«Азатлык» хәбәрчесе каршылык чараларын яктырта - Азатлык радиосы хәбәрчесе Рузанна Степаньян Франция илчелеге каршында. Бераздан полиция белән президент сайлавына каршылык белдергән кешеләр арасында бәрелеш башлана. Икенче көн илдә гадәттән тыш хәл игълан ителде.
1 март 2008

8
Путин белән Медведев саулауда җиңүне бәйрәм итә - Русиянең элекке президенты Владимир Путин белән яңа сайланган президент Дмитрий Медведев Кызыл мәйданда узучы концерт тамашасында.
2 март 2008

9
Иранда парламент сайлавы - Иранлы бер хатын-кыз сайлау үзәгендә тавыш бирә. Сайлау алды чараларындагы җитешсезлекләр һәм инкыйлабчы намзәтләрнең сайлаудан чикләштерелүе сәбәпле, Ирандагы сайлауда консервативлар янә күпчелекне тәшкил итте.
14 март 2008

10
Тибәттә каршылык чаралары - Далай Лама, Кытайны Тибәттә террорчы хакимият булдыруда һәм мәдәни басымны арттыруда гаепләде. Лама илдәге хокук бозуларны өйрәнер өчен халыкара дәрәҗәдә тикшеренү уздырырга чыкырды. Кытайның Тибәтне басып алуына 49 ел тулу уңаеннан, Ласада чыккан низагъта, Тибәт хакимияте - 80, Кытай исә 10 кешенең үлүен хәбәр итте.

11
Русия президенты - Дмитрий Медведев - Русиянең яңа сайланган президенты Дмитрий Медведев вазифага керешер алдынанн Кремльдә ант бирде.

12
Кытайны тетрәндергән зилзиләдә 70 мең кеше һәлак булды - Кытайның Сичуан вилаятендә 8-нче дәрәҗәдәге зилзиләдә җимерелгән мәктәп бинасыннан ата-аналар үлгән балаларының мәетләрен ташый.
22 май 2008

13
Грузиядә оппозиция тарафдарлары сайлау нәтиҗәсенә каршы - Грузиядә оппозиция активистлары парламент сайлавы нәтиҗәләренә ризасызлык белдереп, Тифлистә урам җыены уздыра. Ирекле «exit-poll» сайлауда Саакашвили партиясенең җиңеп чыгунн белдергән иде.

14
Дима Билан "Евровидение"дә җиңде - Русия җырчысы Дима Билан маҗарастанлы скрипка остасы Эдвин Мартон һәм Олимпия чимпионы Евгений Плюшенко белән бергә Белградта Евровидениедә җиңүен бәйрәм итә.

15
Мәскәүдә гей-парад - Мәскәүдәге гей-парадта белгесез бер кеше гей хокукларын яклаучы Алексей Давыдовга һөҗүм итте.

16
Төркиядә баш яулыклы укучылар мәхкәмә карарына протест белдерә - Протестчылар Анкара конституция мәхкәмәсе каршында шигарьләр кычкыра. 5 июньдә мәхкәмә, хатын-кызларның университетларда баш яулык киювен рөхсәт иткән канун өлгесен кире какты.

17
Чыңгыз Әйтматов вафат - Мәшһүр төрки язучы Чыңгыз Әйтматов Алманиянең Нюрнберг шәһәрендәге хастәханәдә 79 яшендә вафат булды.
14 июнь 2008

18
Иран полициясе дин кушканча тәртип урнаштыра - Иран полициясе дини нормаларына халыкны җитди буйсындыру өчен, Тәһрандагы кием кибетләрендәге киемнәрне тикшерә.
14 июнь 2008

19
Радован Карадҗич кулга алынды - Сугыш җинаятьчелегендә гаепләнгән Радован Карадҗич июльнең 21-дә кулга алынды.

20
Радован Карадҗич Һааг мәхкәмәсендә - Элекке Серб хәрби башлыгы Радован Карадҗич, Босния сугышы вакытында, мөселман халкны күпләп үтерүне оештыруда гаепләнеп, халыкара Һаак мәхмәсенә чыгарылды.