Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстандагы соңгы вәзгыять: татарларга караш үзгәрмәсме?


Кыргызстанда соңгы көннәрдәге бәрелешләрдән соң, анда яшәүче урысларга карата вәзгыять начарланды дигән хәбәрләр таралды. Ош шәһәрендәге татар оешмасы җитәкчесе хәлнең тыныч булуын әйтә, әмма хакимияткә килгән яңа кешеләрнең киләчәктә татарларга карашы нинди булыр дип борчыла.

“Илкәем” татар-башкорт мәдәни үзәге бәрелешләргә карамастан төрле чараларга әзерләнүен дәвам итә. Оешманың җитәкчесе Равилә Әхмәрова әйтүенчә, 23 апрельдә Татарстаннан Марсилия үзенең иҗат төркеме белән концерт куярга киләчәк. Әлеге чара узып 6 көннән соң, шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган иҗат кичәсе утәчәк.

“Шигырьләр, рәсемнәр бәйгесе оештырыла. Инде күбесе үз иҗатын тәкъдим итте”, ди Әхмәрова.

1 майда дуслык бәйрәме көтелә. Паркта оештырылучы чарада барлык милли мәдәни үзәкләр чыгыш ясаячак. Шул исәптән татарлар да.

3 майда икенче дөнья сугышы ветераннарын җыеп бәйрәм белән котламакчылар. Узган елны үлгән 3 ветеранны искә алу да каралган.

Әмма иң зур әзерлек Сабантуйга бара. Ул быел Ош төбәгендә 3 көн рәттән узачак.

“Өзгендә һәм Кара-суда бәйрәм беренче тапкыр үтә. Ә йомгаклау буларак 6 июнь көнне Ошта оештырабыз. Быел мондагы Сабантуйның 10 еллыгы, шуңа зурлап уздырырга исәп тотабыз”, ди Равилә ханым.

Ул акча ягыннан бәйрәмне уздыруга Русия консуллыгы һәм шәһәр хакимияте булышуын әйтә. Әмма Кыргызстанда соңгы көннәрдәге хәлләрдән соң, инде шәһәрдән ярдәм булачагына бераз шик тә туа. Чөнки хакимияткә яңа кешеләр килә һәм Кыргызстандагы күп кенә милләтләр аларның үзләренә карашы нинди булыр дип борчыла.

“Кыргызстан халыклары мәҗлесенә кергән 14 милли үзәк җитәкчеләре җыелышып бу хакта инде фикер алыштык. Иң мөһиме тынычлык булсын, дидек инде. Ошта орыш булмады, әмма һәр көнне кемнедер эштән алалар, кемнедер куялар, шунысы бик авыр. Хәл тыныч булса да, эчпошыргыч вәзгыять”, ди Әхмәрова.

Ул Ошта яшәүче татарларга консуллык нык ярдәме итүен әйтә. Чөнки өлкән яшьтәге татарларның балалары Русиядә, үзләре ялгыз килеш түбән генә пенсия акчасына яши.

“Операцияләргә яки башка нәрсәгә акча кирәк булганда консуллыкка хат язабыз. Менә әле яңа гына исемлек әзерләдем, инде илтәсе булыр”, ди Равилә ханым.

Ул Ошта милли җанлы татар яшьләренең шактый булуын әйтә. Хәзерге вакытта алар татар үзәге бинасында ремонт та башлаган.
“Кунаклар килгәндә татар үзәге матур булып торырга тиеш дип әйттеләр”, ди оешма җитәкчесе.
XS
SM
MD
LG