Accessibility links

Кайнар хәбәр

Судан сайлаулары халыкара таләпләргә туры килмәгән


Хартум – Көнбатыш күзәтүчеләре Суданда үткән президент сайлаулар халыкара таләпләргә туры килмәде, дип белдерә.

Европа Берлеге күзәтүчеләре әйтүенчә, дүрт көн барган тавыш бирүләр сайлау процессының төп таләпләренә җавап бирмәгән.

Башка күзәтүчеләр төркемен җитәкләгән Кушма Штатларның элекке президенты Джимми Картер да шул ук нәтиҗәгә килгән.

Беренчел нәтиҗәләргә караганда, хәзерге президент Омар әл-Башар 90% чамасы тавыш казанган. Аның төп көндәшләре, тәртип бозуларга протест белдереп, сайлауда катнашудан баш тартты.
XS
SM
MD
LG