Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда билгеле журналист өч ел төрмәгә хөкем ителде


Тәһран – Иранның билгеле журналисты, режиссер һәм блоггер Мөхәммәт Нуризад өч ел төрмәгә һәм 50 тапкыр камчы белән сугуга хөкем ителде.

Ниризад Иранның рухи җитәкчесе аятулла Али Хаменеи исеменә өч ачык хат язган өчен узган елның декабрендә кулга алынган иде. Журналист узган ел президент сайлаудан соң оппозициянең эзәрлекләнүенә ризасызлык белдергән иде.

«Human Rights Watch» хокук яклау оешмасы мәгълүматына күрә, узган ел урам җыеннарын бастыру вакытында 30ләп оппозиция активисты үтерелгән, меңнәрчә кеше кулга алынган, йөздән артык оппозиция вәкиле мәхкәмә алдына баскан.
XS
SM
MD
LG