Accessibility links

Сембердә “Туган тел” оешмасының чираттагы корылтае узды


Корылтайда ана телен саклап калу, аның кулланышын киңәйтү, мәктәпләрдә аның хокукларын саклап калу ысуллары турында сүз булды. Шулай ук Татарстан исемен "Татарстан-Болгар иле" дип атауны сорап, Татарстан хакимиятенә мөрәҗәгать кабул ителде.

Идарә рәисе Тимерша Вахитовның исәп-хисап нотыгы буенча, соңгы ике елда байтак эшләр башкарылган, дигән фикер дә туа ала. Чыгышлар исә, нигездә, ана телен саклап калу гына түгел, аның кулланышын киңәйтү, мәктәпләрдә аның хокукларын саклап калу ысуллары турында булды. Мәсәлән, балалар бакчасы хезмәткәре Халидә Хәмдиева татар балаларын аерым группага туплау тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Хәер, чыгышлар арасында башка темалар да күтәрелде. Әйтик, “Болгар яңарышы” оешмасы рәисе Шәүкәт Богданов республикабыз исемен "Татарстан-Болгар иле" дип атауны сорап, Татарстан хакимиятенә мөрәҗәгать җибәрү тәкъдиме белән чыкты. Бу тәкъдим хупланды да.

Реальгар Исламовның бирегә килеп урнашкан төрки кардәшләребез белән тыгызрак элемтә урнаштыру тәкъдимен дә хупланды. Нәҗип Сәләхов, ана теленең язмышы, нигездә, гаиләдән тора, һәм төп игътибарны халык арасында эшкә юнәлтергә кирәк, диде. Хәер, монысы яңалык түгел инде: болай да “Туган тел” активистлары аерым татар сыйныфларын туплауда бу яктан читтә тормыйлар.

Өлкә башлыгының милли мәсьәләләр буенча киңәшчесе Рәмис Сафин “Чишмә” телевизион программасының һәм “Өмет” газетының “Туган тел” эшчәнлеге җимешләре булуын ассызыклады. Тик менә “Чишмә”нең радиусы һәм вакыты кыскартылуына борчылуын һәм бу җәһәттән чаралар күрергә тырышачагын да белдерде…

Болары – узган гамәлләр. Ә артабан ”Туган тел” әгъзаларына нишләргә соң? Ана теле һәм милли үзаңның язмышлары ерактарак – Мәскәү тарафларында ич. Нәкъ аның яңадан-яңа кануннары корткычлык галәмәтләредәй булып чыга да. Шунлыктан корылтай илбашы Медведев, хөкүмәт башлыгы, Дәүләт думасы, Дәүләт шурасы рәисләре исеменә бер үк эчтәлекле мөрәҗәгатьләр кабул итте.

Башта БМО, Европа шурасының иминлек советы һәм Париж ассамблеясе уставларыннан өзекләр китерелә. Һәм бу документларны тудыруда СССР вәкилләренең дә катнашкан булуы ассызыклана. Нәкъ СССР тырышлыгы аркасында бихисап колонияләрнең ирек алуына горурлык хисе дә белдерелә. Шулай ук Русия конституциясенең 26нчы һәм 68нче маддәләреннән өзекләр китерелә. Һәм аларның бары тик сүздә генә булуына борчылу белдерелә. Әйтик, “Мәгариф турындагы канун” ана телендә белем алу хокукын бирә дә, “в рамках предосталяемых органамы образования” дип өстәп, аны җирле шовинистик түрәләр карамагына калдыра.

Аның өстәвенә Мәскәүнең яңадан-яңа кануннары булган хокукларны да корыта бара. “Муниципализация” дигәне, эре татар авылларын кечкенә урыс авылларына буйсындырып, “колхозлпрны эреләтү” кампаниясенең икенче сериясе булып чыкты. “Оптимизация” дигәне татар-чуаш авыллары мәктәпләрен корытуга кайтып калды.

Ә татар халкына карата оештырылган һөҗүмнәр күп төрле һәм күпкырлы. Әйтик, 6нчы сыйныф өчен Рыбаков җитәкчелегендә төзелгән “тарих” дәреслеге татарларның үзләре үтергән урыс кешесе итен учакта кыздырып, янәшәдә ашап утыруларын күрсәтә. Дин тирәсендәге вәхшилек тә – шул ук юнәлештә. “Терроризм” төшенчәсен Ислам диненең синонимына әйләндерү, мифик ваххабизм карачкысы – шул ук “опера арияләре”.

Артабан Финляндиянең төньягында яшәүче лопар халкы турында ил хакимиятенең аталарча кайгыртуы, бу халыкның бүгенге халәтен Русиядә яшәүче орок, нивх, тофа, ительмен, удэгэ, эскимос, негидаль кебек халыклар язмышы белән чагыштырып карау сорала. Шулай ук Русия халкының 5 процентын тәшкил иткән татар халкы язмышы белән дә.

Мөрәҗәгатьтә шулай ук мәктәп программасындагы ”региональ компонент”ка кул күтәрмәскә өндәү һәм Мәскәүнең бихисап телеканалларының берсен урыс булмаган барча халыкларга, сан ягыннан чыгып, өлешләп вакыт бүлеп бирү таләп ителә. Чөнки бу каналларның эшен тәэмин итү өчен тотылган акчада аларның да өлеше бар.

Мөрәҗәгатьтән тагын бер гозер игътибарга лаектыр. Анда илбашы Медведевтан “гражданское общество – ватандашлар җәмгыяте” булдыру турындагы гыйбарәсенә кагылышлы өзекнең мәгънәсен ачыклау сорала. Анык акыл белән бу терминны болай аңларга кирәк: һәр авыл, район, шәһәр һәм регион – үз көнен үзе күрергә тиеш. Өстән тамганны көтеп утырмыйча. Чөнки “регион-донор”, регион-реципиент” дигән нәрсәләр - гайре табигый күренеш. Һәм бу төшенчәнең гомум илне бөлгенлеккә төшерүче җинаятьчел чынбарлык икәне ассызыклана.

Артабан “Ватандашлар җәмгыяте”нә “регион-донор”, “регион-реципиент” кебек төшенчәләрнең дә сыя алмавы. Ә бу төшенчәгә, үз чиратында, урыс телен көчләп тагуның да сыймавы, бу гамәлнең дә җинаять булуы ассызыклана. Әлбәттә, урыс теле дә кирәк, әмма “не вместо родного языка, а вместе с ним – рядом”. Чөнки бар нәрсәне дә бер вертикаль таякка элеп куйсаң, бу бичара таякның түзмәве дә мөмкин ич: я сыгылып төшәр, я сынып ук куяр.
XS
SM
MD
LG