Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аман Тулеев 4 мәртәбә губернатор вазифасына кереште


Кемерово өлкәсендә Аман Тулеевның губернатор вазифасына керешү тантанасы үтте.

Тулеев өлкә губернаторлыгына 4-нче мәртәбә кереште.

Өлкә парламентына Тулеевны намзәт буларак 11 мартта Русия президенты Дмитрий Медведев тәкъдим итте.

Бер атнадан депутатлар аны бертавыштан хуплады.

Аман Тулеев 1993 елдан Кемерово өлкәсе парламентын җитәкләде. 1997 елда өлкә идарәсе башлыгы итеп билгеләнде. Шул ук елның октябрендә сайлауда җиңеп чыгып губернатор булды.
XS
SM
MD
LG