Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бразилия очкычы Казаннан күтәрелерме?


Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университет галимнәре Русия авиациясенең көннән-көн юкка чыгып баруына борчыла. Тиздән Татарстанда Бразилиянең “Эмбраер” очкычын чыгара башлау да моны тизләтәчәк, ди алар.


Ту-214 өметләрне акламады


Ту-214 бүгенге көнгә кадәр Русияне дөньяга таныткан Ту-154 очкычының дәвамчысы санала иде. Үз вакытында Русия җитәкчелеге яңа очкычка зур өметләр баглады. Бигрәк тә Татарстан башлыклары. Чөнки ул Казанның Горбунов исемендәге КАПО ширкәтендә чыгарылырга тиеш иде.

Аның каравы “Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе” башлыгы Алексей Федоров “РБК daily”га биргән әңгәмәсе белән күпләрне борчуга сала. Биредә ул Ту-214 очкычы платформасының бик кыйбатка төшүе сәбәпле аларны чыгару эшләре тукталачагы турында әйтә.

КАПОда бу хәбәргә аңлатма бирүче юк. Шунсы гына билгеле “Трансаэро” Татарстан ширкәтеннән 10 Ту-214 очкычын эшләтмәкче. “Трансаэро”га исә, әлегә бу очкычларның чыгуыннан туктатылуы турында хәбәр килмәгән.

“Кемгәдер Русия авиациясен бетерү файдалы”

Казан дәүләт техник университетының, очу аппаратларын проектлаштыру кафедрасы галиме Антон Кретов исә, бу гамәлләрнең Русия авиациясен юкка чыгаруга китерүен әйтә.

“Бүген безнең авиацияне юкка чыгару бара. Казанда булган күп кенә авиация элитасын юк итеп бетерделәр инде. Күп кенә акчалар алу бәрабәренә очкычларны читтән кайтарталар. Ту-160 хәрби очкычы турында күпертеп сөйләргә яраталар. Чынлыкта исә алар ни бары алтау гына калды. Әмма күкрәк кагып мактаналар. Ту-214 очкычы да берничә данә генә чыкты. Аны ясый алучыларны инде күптән Татарстаннан куып бетерделәр. Авиациягә бирелгән акчалар да бу тармакны эленке-салынкы яшәтүгә генә җитә. Шуңа күрә бездә күптән инде мактанырлык әйбер юк.

Русияне көчле көндәш итеп күргән илләр аның авиациясен тар-мар итеп, бу илгә үз продукциясен җибәрә”, ди Антон Кретов.

“Бразидиянеке түгел, үзебезнеке кирәк”


Аның каравы, Татарстанда Ту-214 очкычы проекты җимерелгән мәлдә, республикада тиздән Бразилиянең “Эмбраер” очкычын чыгара башларга мөмкиннәр. Бу турыда узган җомга БРИК саммитында игълан ителгән. Галим Антон Кретов бу яңалыкка битараф.

“Бразилиянең бу очкычы, бер нәрсәсе белән дә кызыктыра алмый торган машина. Русия кебек зур илгә үз очкычлары кирәк. Мәсәлән, Швейцария, Люксенбург кебек илләргә мондый очкычларны алырга булыр иде. Ә безгә бит зур очкычлар һәм күп кирәк. Шуңа күрә аларны үзебездә чыгару отышлырак. Бездә авиация институты бар, һәр ел меңләгән студент укытабыз. Алар ни өчен кирәк соң дигән сорау туа? Алайса беркемне дә укытмыйк. Читтән генә сатып алыйк та, тыныч кына яшик. Кемгәдер бу файдалы. Шуңа күрә алар уен шартларын билгели”, ди Антон Кретов.

Ту-324 очкычына акча әрәмгә киткән

Шулай ук авиация белгечләре, Ту-324 очкычы язмышына да борчыла. Чөнки ул төзелеше буенча нәкъ Бразилия очкычы кебек. Икесе дә 50 кеше сыйдыра, сәгатенә 800 километр тизлектә, 11 километр биеклектә оча ала. Бәясендә генә аерма бар. Урыс очкычы 11 миллион доллар торса, Бразилиянеке уртача ике тапкырга кыйбатракка төшә.
Ту-324 очкычы

Ту-324 очкычын проектлаштыру Татарстанда инде 1997 елда ук башланган. Бу очкычны булдыруга бихисап акчалар да түгелгән. Татарстан хөкүмәтендә очкычны төзүне күзәтүче махсус төркем дә төзелгән булган. Татарстан җитәкчелеге 2010 елларга инде 35-40 мондый очкыч ясарга ниятләгән. Әмма 2005 елда федераль үзәк Татарстаннарның, әлеге очкычны төзү буенча тәкъдимнәрен кире кага. Шуннан соң президент Шәймиев: “Илнең авиатөзелеше каршында намусыбыз чиста. Булдыра алганча эшләдек. Илгә үз авиациясе кирәк икән, ярдәм итсен. Башка бушка эшли алмыйбыз. Русиядә очкычлар җитмәү проблемасы бар. Кулланылган “Боинглар”ны бер илдән бер илгә, салымнарны киметеп кертергә кирәк. Бу кем өчендер файдалы. Әмма кечкенә генә бер республикага үзенә генә очкыч төзүе кыен”, дигән иде.

“Эмбраер”ны Казанда җыю мөмкин хәл түгел”


Алай да, кайбер белгечләр Бразилия очкычының кайбер җиһазлары Татарстан ширкәтендә җыелса КАПОның уңышлы эшләячәгендә өмет бар, ди. Бу ширкәтнең элекке башлыгы Наил Хәйруллин исә, “Время и деньги” басмасына үзенең моңа ышанмавын әйткән.

“Эмбраерны” Казанда җыю? Ышанмагыз моңа. Кем безне бу базарга кертсен! Заманында КАПО “Эйрбас” ширкәте белән очкычның кайбер җиһазларын үзебездә чыгару турында килешә алды. Бу Татарстан ширкәтенең абруен Европа дәрәҗәсенә күтәрер иде Әмма ширкәткә миннән соң килгән җитәкчелек, бу эшләрне кирәк тапмады. Бүген исә, үзебездә “Эмбраер”ны җыю, бөтенләй мөмкин хәл түгел”, ди Хәйруллин.

Шулай итеп, Татарстанда Ту-214 чыга алмады, Ту-324, ТУ 334ләрне төзү дә комга терәлде, ә Бразилия очкычын җиңел генә төзи башламакчылар. Еш кына республика җитәкчеле һәрдаим авиатөзелеш тармагын дәүләт сәясәтенең өстен мәсьәләсе буларак кабул итте. Миңтимер Шәймиев еш кына авиа сәнәгатьнең көчле булуы илнең көндәшлеккә сәләтле булуын күрсәтә, дигән фикерне әйтеп килде. Белгечләр исә, әлегә очкычларны төзү һәм аларны башка илләргә сату буенча Русиягә, Бразилиядән генә үрнәк аласы кала, ди.
XS
SM
MD
LG