Чиләбе өлкәсенең Аргаяш районындагы 3 мәчеттә тентүләр үтте.
Озерский шәһәре мәчетенең имам-хатибы Габдулла Шәймәрдәнов әйтүенчә, тентүчеләр экстремистик китаплар эзләгән.
“Әлегә берни тапмадылар, әмма мәчеткә килгән кешеләрнең әйберләрен идәнгә чәчеп пычрак аяклары белән таптадылар”, - дип белдергән Шәймәрданов Интерфакс агентлыгына.
Тентүләр Аргаяш, Аязгул һәм Акбаш авыл мәчетләрендә үткән.
Чиләбе өлкә хакимиятенең җәмәгатьчелек, дини һәм милли-мәдәни оешмалар белән хезмәттәшлек комитеты рәисе Илья Аносов бу турыда белмәвен, Русия патриархы Кирилның төбәккә килүенә бәйле чаралар белән мәшгуль булуын белдерде.