Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бакыев хакимияттән чигенүен танымый


Кыргызстанда хакимияттән читләштерелгәннән соң илдән киткән Корманбәк Бакыев Минскида чыгыш ясап әле дә хокукый президент булып калуын әйтте һәм халыкара җәмәгатьчелекне Кыргызстандагы вакытлы хөкүмәтне танымаска чакырды.

Узган атнада вакытлы хөкүмәт Бакыевның хакимияттән китү турында язма рәвештә белдерүе дип бер документ тәкъдим иткән иде.

Әмма илдән киткәннән соң беренче чыгышында ук Бакыев хакимияттән чигенүен кире какты.

“Мин хакимияттән китүемне танымыйм. Ни өчен икәнен соңрак аңлатырмын. 9 ай элек Кыргызстан халкы мине президент итеп сайлады һәм мин аңа хезмәт итәргә ант бирдем. Бу антымнан чигенергә мәҗбүр итәрдәй көч юк. Мине үлем генә туктатачак”, - диде Бакыев.

Бакыев шулай ук вакытлы хөкүмәтне талаучы һәм үтерүче бандитлар дип атап халыкара җәмәгатьчелекне ул хөкүмәтне танымаска чакырды.

Бакыев үз өстенә хокукый җаваплылыкны алырга әзер булуын да белдерде. Яңа хакимият аның Бишкәктәге көч кулланулар өчен җавап бирүен таләп иткән иде. Бакыев җаваплылык дигәндә нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде.

Бишкәктә 85 кешенең үлеменә китергән бәрелешләр нәтиҗәсендә 7 апрельдә оппозиция хакимиятне үз кулына алып вакытлы хөкүмәт оештырды.

Бакыев берничә көн илнең көньягындагы тарафдарларына сыенып торганнан соң башта Казакъстанга, бу атна башында Минскига килде.

Беларус президенты Аляксандр Лукашенко Беларусның Бакыевны һәм аның гаиләсен сыендыруы Минскиның Бердәм иминлек килешүе оешмасындагы йөкләмәләрен үтәве диде. Ул оешмадагы башка илләрне дә Кыргызстандагы вәзгыять турында сөйләшүгә чакырды.

Роза Отунбаева
Әмма Кыргызстанның вакытлы хөкүмәте башлыгы Роза Отунбаева Беларусның Бакыевны сыендыру карарын хөкем итеп “Бу җинаятьче кире безнең илгә тапшырылырга тиеш. Әгәр шулай булмаса, Интерпол бар”, - диде.

Вакытлы хөкүмәт башлыгы әйтүенчә, Бакыев Кыргызстанга кайтса, бары тик мәхкамә каршына басу өчен генә кайта ала.

Кыргызстанда әле дә тынычлык урнаша алмый.

Илнең көньягындагы Җалал-Абад шәһәренең үзәк мәйданында чәршәмбе көнне Бакыев яклы һәм аңа каршы йөзләрчә кеше бәрелеште.

Азатлык радиосының кыргыз бүлеге әйтүенчә, милиция һавага атып, җирле хакимият башлыгы чыгыш ясаганнан соң сугышучылар тынычланып өйләренә таралышкан.
XS
SM
MD
LG