Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда яңа премьер-министр билгеләнде


IV чакырылыш Дәүләт Шурасы депутатлары 22 апрель утырышында Илдар Халиковны Татарстан хөкүмәте башлыгы итеп билгеләде. Шулай ук премьерның алты урынбасары да расланды. Араларында яңа исемнәр дә бар.

Илдар Халиков ачык тавыш бирү юлы белән сайланды. 89 депутат аны яклап тавыш бирде, берсе каршы чыкты. Президент Рөстәм Миңнеханов Илдар Халиковны бу вазыйфага тәкъдим иткәндә, Чаллы шәһәренең чиста һәм заманча кала булуына, җитәкченең яңача эшли белүенә игътибар итте.

Илдар Халиков үзенең чыгышында аңа ышаныч күрсәткән өчен рәхмәтләр белдерде. Ул сүзен татарча башласа да, бер-ике җөмләдән соң урыс теленә күчте. Ул үзенең казанышлары арасында Чаллы шәһәрен җитәкләгән 7 ел эчендә каланың кайбер яктан Европа шәһәрләрен узуын атады, әмма нинди юнәлешләрне күз алдына тотканын тәгаенләмәде.

Халиков: Без булдырабыз!

Киләчәк планнарга килгәндә, Илдар Халиков авылдагы халыкның каладагы белән бер дәрәҗәдә яшәвенә ирешү кирәклеген әйтте. Татарстан, башка төбәкләр белән чагыштырганда алда бара һәм бу тенденция Русия күләмендә генә түгел, дөнья дәрәҗәсендә сакланырга тиеш, диде.

Илдар Халиков үзенең чыгышында, беренче президент Миңтимер Шәймиевның сүзләрен дә кабатламыйча булдыра алмады. Ул: "Татарстан теләсә нинди купшы проектны тормышка ашыра ала, Татарстан булдыра!" диде.

Дәүләт Шурасы утырышында фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты башлыгы Разил Вәлиев татарча чыгыш ясады һәм булачак премьер-министрны спортка гына түгел, милли мәгариф, Чаллыдагы театрның хәле, мәктәпләрнең җиһазланышы, авыллар язмышына да игътибар бирергә чакырды. Элегрәк, депутат Роберт Миңнуллин Халиковның бу урында татар мәнфәгатьләрен яклаячагына өмет белдергән иде.

Халиков - "КамАЗ" кешесе


Илдар Халиков Чаллы шәһәр башлыгы булып 2003 елдан бирле эшләде. Икътисад белгечләре аның кризислы шартларда эшли алуын, шәһәрдәге "сакаллы" төзелешләрне тәмамлавын телгә ала. Шәһәр идарәсенә билгеләнгәнче, ул "КамАЗ" ширкәтендә баш җитәкче урынбасары булып эшләде. Матбугатта аның ширкәт бурычларын киметә алуын, "КамАЗ" милкен салым инспекциясе дәгъваларыннан саклап кала алуын искә алалар.

Илдар Халиков 1967 елда Әгерҗедә укытучылар гаиләсендә туган, Казан дәүләт университетында хокукчы һөнәрен алган. “Казанның 1000 еллыгы” медале, “Халыклар дуслыгы” ордены белән бүләкләнгән.

Яңа премьерның 6 урынбасары булачак

Парламент утырышында премьер-министр урынбасарларын, берничә министрны билгеләү мәсьәләсе дә каралды. Намзәтләрне президент Рөстәм Миңнеханов парламент утырышында үзе тәкъдим итте.

Шулай итеп яңа хөкүмәт башлыгының яңа өч урынбасары булачак. "Татэнерго" оешмасы башлыгы Илшат Фәрдиев вице-премьер һәм алдан көтелгәнчә энергетика министры урынына билгеләнде. Яңа министрлыкны булдыру карары шул ук парламент утырышында, элегрәк кабул ителгән иде.

Президент Рөстәм Миңнеханов белән бергә эшләгән хөкүмәт идарәсе башлыгы Шамил Гафаров вице-премьер кәнәфиендә һәм элекке урынында да утырачак.

Дәүләт оешмаларына заманча технологияләрне кертүдә актив катнашкан Николай Никифоров та яңа җитәкчеләр исемлегенә керде. Ул вице-премьер һәм элемтә, информатизация министры булачак. Никифоров Татарстан тарихында иң яшь министр булыр ахрысы, диде депутатлар. Аңа бары 27 яшь, аның инде 4 еллап төрле җитәкче урыннарда эшләү тәҗрибәсе бар икән.

Элекке хөкүмәттә булган тәҗрибәле җитәкче Ровил Моратов үз урынын саклап кала алды, ул яңадан вице-премьер итеп билгеләнде. Зилә Вәлиева вице-премьер һәм мәдәният министры, Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы министры һәм вице-премьер итеп расланды.

Шушы ук Дәүләт Шурасы утырышында Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев дәүләт киңәшчесе итеп билгеләнде. Бу карарны яклап 88 депутат тавыш бирде, икесе каршы чыкты.
XS
SM
MD
LG