Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әрмәнстан хакимият фиркаләре Төркия белән килешүне раслауга каршы


Әрмәнстанда хөкүмәт коалициясендәге фиркаләр Төркия белән дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыру килешүен ратификацияләүгә каршы чыкты.

Алар тараткан уртак белдерүдә, Төркия Ереван белән мөнәсәбәтләрне җайлау эшен бернинди алшартсыз дәвам итәргә әзер булмый торып, килешүне ратификацияләү мәсьәләсен карамаска тәкъдим ителә.

Күптән түгел Төркия премьер-министры Рәҗәп Таййип Эрдоганның белдерүен Әрмәнстан килешү язмышын Таулы Карабах низагын чишүгә бәйләү буларак кабул иткән иде.

XS
SM
MD
LG