Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО тышкы эшләр министрлары Таллинда очраша


Русия белән АКШ арасында атом коралларын киметү килешүеннән соң бүген Эстония башкаласы Таллинга НАТО илләренең тышкы эшләр министрлары атом коралларын киметү һәм ракетлардан саклану турында сөйләшүгә җыелды.

2 көнлек очрашу барышында Әфганстанда иминлек саклау мәсьәләләрен җирле көчләргә тапшыру турында да сүз булачак.

Очрашу алдыннан НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен тотрыксыз илләрдән һәм террорчы төркемнәрдән НАТО илләренә атом куркынычы янаганда, НАТО үзенең атом коралларын саклап калырга тиеш диде.

Ул шулай ук НАТО үзенең барлык беректәшләрен сакларлык атом калканы булдыру өчен эшләргә тиеш диде.
XS
SM
MD
LG