Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран киңкүләм хәрби күнегүләр башлады


Иранның Инкыйлаб сакчылары көчләре бүген Фарсы култыгында һәм Һормуз бугазында киңкүләм хәрби күнегүләр башлады.

Бу чарада Иранның җир өсте, һава һәм диңгез көчләре катнаша.

Иран бу күнегүләрнең төбәктә иминлек саклауны яхшырту максатында оештырылуын белдерә.

Хәрби җитәкчелек әйтүенчә, чара барышында яңа кораллар да сыналачак.

Иран Һормуз бугазында хәрби күнегүләрне 2006 елдан бирле һәр ел үткәреп килә.
XS
SM
MD
LG