Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО Әфганстанда иминлек саклауны әфганнарга тапшыра башларга килеште


НАТО министлары, Әфганстанда иминлекнең начараюына һәм җирле көчләрне өйрәтүгә кешеләр җитмәүгә карамастан, анда иминлек саклау эшләрен әфганнарга тапшыра башларга килеште.

Эстония башкаласы Таллинда НАТО илләре тышкы эшләр министрларының 2 көнлек очрашуы тәмамлангач НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен журналистлар алдында чыгыш ясады.

Шулай да, Расмуссен, Әфганстаннан көчләрне чыгару ашыгыч эш булмаячак, ул вакыт кысаларына карап түгел, ә андагы шартларга карап акырынлап алып барылачак диде.

“Иллюзияләргә бирелмәскә кирәк. Уңышка ирешү җиңел һәм тиз генә булмаячак. Әмма хәзер без анда күргәннәргә караганда, уңыш инде бар. Ил әфган һәм халыкара көчләр кулында. Әфган хөкүмәте аягына баса. Шул исәптән Маржа кебек кыен җирләрдә дә. Һәм мин әфган көчләренә иминлек саклауны тапшыруга бу елда керешербез дип өтетләнәм”, - диде Рамуссен.

НАТО һәм АКШ үз көчләрен Әфганстаннан 2011 елның җәенә чыгарырга җыена.

Атнакич Расмуссен Әфганстанда җирле көчләрне өйрәтергә читтән өстәмә 450 укытучы кирәк диде.
XS
SM
MD
LG