Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Технология Университеты "федераль уку йорты" дәрәҗәсен алды


Русия мәгариф һәм фән министрлыгында узган яшерен тавыш бирү нәтиҗәсендә Казан технология университеты (КХТИ) федераль тикшеренү университеты" статусына ия булды. Бу хакта Азатлык радиосына уку йорты проректоры Илнур Абдуллин хәбәр итте.

"Бу дәрәҗәне алгач безгә Мәскә 1.8 миллиард сум бирәчәк. Өстәвенә республика 360 миллион бирәчәк. Бу акча уку йорты үсешенә - алдынгы приборлар алырга, биналарны төзекләндерергә һәм укытучыларның белемен камилләштерүгә бирелә", диде Абдуллин.

Узган ел Казанның Туполев исемендәге Дәүләт техник университеты (КАИ) федераль тикшеренү университеты исемен яулаган иде.
XS
SM
MD
LG