Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә һәм Киевта Чернобыль корбаннарын искә алдылар


Мәскәүнең Митинское зиратында нурланыштан вафат булганнарны искә алу чарасы узды. Матәм чарасы Чернобыль атом электр станциясендә булган шартлау истәлегенә оештырылды.

Русиядә Чернобыль һәлакәте нәтиҗәлен бетерүдә 250 меңләп кеше катнашты. Аларның 30 меңе нурланыштан үлде.

"Русиянең Чернобыль берлеге" рәисе Вячеслав Гришин сүзләренә караганда, дәүләт авыруларга һәм нурланыштан зыян күргән җирләрдә яшәүчеләргә җитәрлек ярдәм күрсәтми.

Бүген халыкка мөрәҗәгать итеп Украина президенты Виктор Янукович нурланыш нәтиҗәсендә чыккан авырулардан илдә 2 миллионлап кеше җафа чигә, аларның дүрттән бер өлеше – балалар, диде.

1986 елның 26 апредендә булган шартлаудан соң Европаның 10 илендә 145 квадрат чакрым җир зарарланды.






XS
SM
MD
LG