Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүз иреге кысылудагы алдынгылык


Петербурда сүз иреге фондының еллык семинары узган. Анда соңгы елларда Русиядә сүз иреге кысылуы билгеләнгән. Русия төбәкләре арасында сүз иреге кысылу буенча Башкортстан беренче урында тора.

Русиянең 22 төбәгендә матбугат ирексез дип аталган. Алар: Башкортстан, Ингуш, Калмык, Кабарда-Балкар, Карачай-Черкес, Мари иле, Мордва, Татарстан һәм Чечен республикалары, Забайкалье һәм Хабарау крайлары, Әстерхан, Белгород, Калуга, Кемерово, Курган, Ленинград, Мәскәү, Орел, Пенза өлкәләре, Яһүд автоном өлкәсе һәм Ямал-Ненец автоном округлары. Русия төбәкләре арасында сүз иреге кысылу буенча Башкортстан беренче урында дип билгеләнгән.

Айрат Дилмөхәммәтов нәшер иткән бәйсез “Мәйдан” газеты тагын мәхкәмәдә каралды. Уфаның Киров районы мәхкәмәсе газетны экстремист дип тапты. Әлеге эш республика прокуроры соравы буенча каралды.

Прокуратураның матбугат үзәге хәбәренә караганда, илнең Конституция корылышын, бөтенлеген үзгәртергә чакырган, титул милләтнең башкалардан өстенлеге турында язмалар экстремист эчтәлекле дип табылган.
XS
SM
MD
LG