Accessibility links

Кайнар хәбәр

Маҗарча “инкыйлаб”


Парламент сайлавында зур уңышка ирешкән ФИДЕС икътисадны үстерергә һәм маҗарларны ватаннарына кайтарырга вәгъдә итте. Урта-уңчылар хакимияттән китүче социалистларны икътисади һәм сәяси булдыксызлыкта гаепләде. Яңа премьер халык "инкыйлаб" ясады диде.

Маҗарстанда якшәмбе көнне үткән парламент сайлавының икенче өлешендә урта уңчы ФИДЕС ватандашлар берлеге тавышларның күпчелеген алды.

"Бүген тавыш бирү урыннарында инкыйлап булды", диде яңа премьер-министр Виктор Орбан кичә халык алдында ясаган чыгышында.

Орбан хакимияттән китүче социалистларны икътисади һәм сәяси булдыксызлыкта гаепләде. ФИДЕС вәкилләре парламенттагы урыннарның 3тән ике өлешен - 263 урынны алып торачак. 59 урын социалистларга, 47 урын "Яхшырак Маҗарстан өчен" хәрәкәте, маҗарча "Йоббик" хәрәкәтенә була.

Җиде ел элек кенә төзелгән бу хәрәкәт Лиссабон килешүенә ачыктан-ачык каршы чыга, бар дөнья буйлап маҗарларны якларга чакыра, моның өчен хәтта Европа Берлегеннән чыгарга әзер.

Финанс кризисына килеп җитә язган илдә яңа премьер-министр киләсе 10 ел эчендә бер миллион эш урыны булдырырга, салымнарны һәм бюрократияне киметергә, читтә яшәүче маҗарларга ватандашлык алуны җиңеләйтергә вәгъдә итте.

ФИДЕС 1998-2002 елларда Маҗарстанда хакимияттә булды. Белгечләр ул чорда ниндидер үсеш китерерлек сәяси карарларның кабул ителгәнен хәтерләми.
XS
SM
MD
LG