Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сукмаклар чуалган, адреслар югалган


Авылларга кайту сезонын ачык дип санарга була. Май бәйрәмнәрен берәүләр митингларга чыгып каршыласа, икенчеләр матур гадәт буенча туган якка кайта. Бу юлы интернетта авыл сайтларын барларга булдык. Татар авылларының күпмесе үз сайты белән мактана ала икән? Кечкенә торак пунктка, гомумән, интернет-сәхифә кирәкме ул? Әгәр кирәк икән, ул нинди максатларга хезмәт итәргә тиеш?

Көтү чираты Excelда

Michanbash.ru, subash.ru, iskesabai.ru, achasyr.ru, iskepenagar.ru... Татар авылларының сайтлары интернетта көннән-көн күбрәк күренә. Берничә шундый сайтка күзәтү ясыйк. Һәркайсында диярлек беренче биттән үк авыл башындагы таудан төшерелгән авыл панорамасы каршы ала. Авылның тарихы, яңалыклары, матур итеп төшерелгән фотолары бар. Хәтта видео файллар да табарга мөмкин. Ә иң мөһиме, кунакханәдә аралашырга, ким дигәндә сәлам сүзе язып калдырырга була.

Дөрес, әлеге сайтлар зур популярлыкка өмет итми һәм мәгълүмати сайтлар сыман еш яңартылмый да. Әмма аларның потенциаллары бик зур. Авылларга интернет көннән көн күбрәк үтеп керә. Бәяләр дә арзаная. Моңарчы авыл сайтлары – читкә киткән якташлар өчен бер юану, туган җир фотоларын карап җирсү урыны булса, киләчәктә, сайт турыдан-туры авылда яшәүче кешеләргә хезмәт итәр, мөгаен.

Мәсәлән, көтү чираты Excelда исәпләп барыла. “Колхоз персие” интернет-форумда нәрәткә җыя. Ә “запойга” киткән Вәли бабайны “җылымса” баштан теләсә-нәрсә язганы өчен кунакханәдә бан кылалар. Шаяруы шаяру, әмма начар юл, керделе-чыктылы коммуникация, һәм башка проблемаларга бай авыл җирендә интернет дигән нәрсәне бик киң кулланып булыр иде.

Татар баеса... сайт ясатырмы?


Татар баеса, чабатасын түргә элә, ди. Сер түгел, татар байларының күбесе авыл җиреннән чыккан. Араларында төрлесе бар: үз туган нигезен онытканнары да, һәрдаим туган авылларына ярдәм итеп килүчеләре дә. “Ярдәм” дигәндә нәрсә күз алдына килә?

Әйтик, акчалы абзый купшы мәчет төзеп куя һәм аңа әтисе яки әнисе исемен бирә. Яки Сабантуйга зур бүләк алып кайта һәм аны батыр калган кешегә тантаналы рәвештә чыгып тапшыра. Ә бит авылга ярдәм итүнең башка юллары да бар. Әйтик, сайт ясату. Бу күпкә әзрәк чыгымнар таләп итә торган, әмма туган якка зур савап булырлык гамәл. Моны татар байлары аңласын иде.

“Үзләре кызыксынмыйча, берни эшләп булмый”

Үз сайтлары белән мактана ала торган авыллар арасында төрлесе бар. Зурлары да, кечкенәләре дә. Без иң кечкенә авыллардан саналган 60 хуҗалыклы Яншык авылы сайтын ясаучы Алмаз Шәрәфиев белән әңгәмә кордык.

Алмаз, авыл сайты кемнәр арасында популяр?

Беренче чиратта, авылда туып үскән кешеләрнең балалары, ягъни яшьләр арасында. Сайтта авыл яңалыклары белән танышырга, нинди чаралар һәм бәйрәмнәр уздырылуын белеп барырга, фотографияләр карарга, аралашырга мөмкин.

Авыл сайтын популяр итү өчен нишләргә кирәк икән?

Авыл кешеләре арасында кызыксыну булмыйчы, берни эшләп булмый. Очраклы кешеләр сайтка бер тапкыр кереп карый да, бүтән кермәячәк. Көндәлек аудитория булдырмыйчы, сайтны популяр итеп булмый. Ә моның өчен авыл халкын җәлеп итү кирәк.

Яншыкта интернет бармы соң?

Юк дисәң дә була. Чөнки анда күбесенчә олы яшьтәге кешеләр яши. Ә булган яшьләр, мәктәп укучылары интернетка кәрәзле телефоннан керәләр.

Авыл сайты домены өчен 3000 сум

Ә хәзер район, авыл сайтлары арасында иң уңышлылардан саналган baltasi.ru сайты хуҗасы Ранил Шәрифҗанов белән сөйләштек.

“Балтаси.ру” домены башта минеке түгел иде. Беренче хуҗасы аны шактый вакыт буш тотты. Мин доменны аннан сатып алдым.

Күпмегә?

3 мең сумга.

Акчалар түгеп сайт ясыйсың... Бу сиңа нигә кирәк?

Үземнең туган ягым – Балтачны әзрәк танытасы килеп, патриотик рух белән башланган эш бу.
– Матди яктан табыш алырга өмет итмисеңме?
– Хәзер бар нәрсә интернетка корылып бара. Сайтым да алга таба файда китерер дип уйлыйм. Бу алга карап ясалган проект. Ә хәзерге вакытта бер тиен акча китерми. Чыгымнар гына.
– Сайтта күбрәк кемнәр аралаша?
– Әлбәттә, яшьләр. Хәзер бит интернет мәктәпләргә дә керде. Ә өлкән буын, кызганычка каршы, бик кызыксынмый. Миңа мәктәп укучылары күп яза, сайт ясарга өйрәтүемне сорыйлар. Балалар арасында кызыксынучылар бик күп. Мин аларга булышырга тырышам.

P.S. Узган ел рус интернетында andrianovka.ru сайты бик популярлашып киткән иде. Әлеге сайтка авыл халкы гына түгел, башка кешеләр дә бик күп керде. Бәлки татар интернетында да шушындый сайт барлыкка килер?
XS
SM
MD
LG