Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев: Тарихи мөмкинлек туды


Татарстан республикасы дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев 28 апрель көнне Зөядә булды. Җомга көнне исә Болгарга җыена. Татарстанның тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу “Яңарыш” вакыфының багучылар шурасы рәисе “эш башларга вакыт” дип белдерә.


Республиканың рәсми сәхифәсе хәбәр итүенчә, Шәймиев Зөя кала-утрауны карагач: “Монда чәчәк атып торган бакча булырга тиеш”, дип белдергән. Аның сүзләренчә, иң беренче чиратта яшәеш челтәре өчен кирәк булган әйберләр: газ үткәрергә, кулланылган суны түгү җайланмалары эшләргә кирәк. Шулай ук электр һәм су белән тәэмин итү яхшырачак. Яңа елга вокзалы һәм автовокзалны да төзи башлаячаклар.

Дүшәмбе көнне Борынгы Болгар һәм Зөя кала-утравындагы кайбер корылмаларны төзекләндерү программасын тәкъдим итү киңәшмәсе вакытында әлеге биналарның ничек булачагы да әйтелгән иде. Төзелеш, архитектура һәм торак коммуналь хезмәт министры урынбасары, “Татинвестгражданпроект” башлыгы Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, һәр бина өлгесе туристларның нык артачагына исәпләнеп ясалган.

“Сәяхәтчеләр таләбен тулысынча үтәрдәй 900 квадрат куб зурлыгындагы бина булачак ул. Шул ук вакытта елга вокзалы вазифаларын да башкарачак. Зөя утравына килүчеләр өчен бу урын белән танышуның башы булачак. XVIII гасыр архитектурасы үзенчәлекләрен исәпкә алып төзеләчәк. Кирпеч бина агач белән тышланачак”, диде Фәйзуллин.


28 апрель көнне Зөягә сәфәрдә андагы тузган торакның күплеге турында сүз булган. “Время и деньги” газеты язуынча, Шәймиев социаль ипотека программасы нигезендә кичекмичә торак төзү кирәклеген әйткән. Әлеге сәфәргә республиканың дәүләт торак вакыфы башкарма мөдире Тәлгат Абдуллин да барган иде. Монда 37 гаиләне фатирлы итү кирәк. Алар әлегә муниципаль милек булган биналарда яшиләр.

Монда шулкадәр күп эшләр башкарасы бар, дип әйтә Миңтимер Шәймиев. Бу хакта ул дүшәмбе киңәшмәсендә дә, яз башланды әлегә без бер көрәк тә балчык кузгатмаган, дигән иде. Дәүләт киңәшчесенең эш бик күп булса да, күңеле күтәренке кебек тоела. Идел буендагы Болгар һәм Зөяне бәһасыз зур байлык кебек бәяли ул.

“Идел буенда ике тарихи музей-комплекс, җитмәсә яр буена урнашкан бит алар. Мин фанатка әйләнеп барам, мөгаен. Без аларны эшләргә тиеш. Чөнки Казан Кирмәне ярдәме белән республикага һәм башкалага имидж тудырдык. Хәзер исә тарихи мөмкинлек туды. Туристлар көннән-көн күбәя. Русиядән һәм шулай ук чит илләрдән килүчеләр күбрәк булачак”, ди Шәймиев.

Җомга көнне Миңтимер Шәймиев Болгардагы хәлләр белән якынрак танышыр өчен ул якларга юлга кузгалырга җыена.
XS
SM
MD
LG