Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарлыкны өйрәнүче институтка 70 ел тулды


Борыңгы татар әдәбиятын өйрәнгән, тарих дәреслекләрен, сүзлекләр чыгарган Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты 70 еллыгын бәйрәм итә.

Шушы фәнни үзәк ТАССР Халык мәгарифе комиссариатының боерыгы нигезендә 1939 елның 7 октябрендә Татар теле һәм әдәбияты фәнни-тикшеренү институты буларак рәсми төстә эшләп китә. Соңыннан аңа тарих һәм сәнгатьне өйрәнү бүлекләре дә кушыла. Ул ярты гасырдан артык Татарстанда гына түгел, ә бөтен Идел-Урал буенда татар гуманитар фәннәрен өйрәнүче бердәнбер академик Институт була.

Милләткә хезмәт итү


Институт галимнәре Советлар заманында да милләткә хезмәт итәргә тырышты, ди Татарстан фәннәр академиясе каршындагы Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары Азат Ахунов.

“Идеологиягә карамастан институт һәрвакыт татар темасы белән шөгыльләнде. Әйтик элек тыелган Шиһабетдин Мәрҗәни, Каюм Насыйри, Фатих Кәрим һәм башка татар өчен мөһим фигураларны кайтарды. Әлбәттә марксизм, ленинизм дип әйтеп идеологиягә реверанслар ясалды. Бу эшләр Н.Хрущев заманында башланды һәм нигездә ул вакыттагы институт директоры Мөхәммәт Гайнуллин белән бәйле. Бик кыскартылган рәвештә булса да, бу мәгълүматлар чыкты. 50нче еллар ахырында бу хакта сөйләргә батырлык та кирәк иде әле”, ди Ахунов.

Бай мирас

Шулай ук институтның фольклор бүлеге бай мирас җыеп калдырган. Мәшһүр фольклорчы Хәмит Ярми 40-нчы еллар башында халык иҗаты җәүһәрләрен чүпли башлаган. Берничә дистә ел буе фольклорчы галимнәр туплаган материаллардан 12 томлык татар фольклор җыентыгы чыгарылган. Бүгенге көндә институт мәгълүматларны рус теленә дә тәрҗемә итеп, татар халык иҗатына багышланган яңартылган җыентык әзерли. Ул 25 томнан торачак дип көтелә.

Институтның әдәбиятны өйрәнүче галимнәре 1963 елда борынгы татар әдәбиятына багышланган фәнни хезмәт әзерләгән. Ул бүгенге көндә классик әсәр булып санала. Татар әдәбиятына багышланган 7 томлык җыентыкны да татар җәмәгатьчелеге белә. Хәзер институтта аларны яңартып чыгарырга җыеналар, Г.Тукай, Г. Исхаки әсәрләренең тулы җыелмасын да әзерлиләр.

Шушы институтта 90-нчы елларда “Татарстан халыклары телләре турында”гы канунның, “Телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү программасы" өлгеләре әзерләнде. Тел белгечләре төзегән русча-татарча, татарча-русча сүзлекләр дәүләт телләре турында канун чыккач, аеруча популярлашып китте.

Хәзер институтта татар теленең аңлатмалы сүзлеген чыгару өстендә эш бара. Әле яңа гына зур диалектологик сүзлек басылып чыккан.
Шушы фәнни үзәктә Тарих институты, Татар энциклопедиясе институтлары туды һәм соңыннан мөстәкыйль фәнни-тикшеренү оешмалары буларак бүленеп чыкты.

28 апрельдә Казанда Татарстан фәннәр Академиясе каршындагы Тел әдәбият һәм сәнгать Институтының 70 еллыгына багышлап тантаналы җыелыш булды. Институт хезмәткәрләрен шушы бәйрәмнәре белән хакимият вәкилләре, башка төбәк фәнни үзәкләреннән килгән дәрәҗәле кунаклар котлады.
XS
SM
MD
LG