Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа ашыктыра - греклар тыныч


Греция премьер-министры илдәге финанс кризисны гөрләп янып китә алган учак белән чагыштыра. Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасы аны Эбола вирусына – сирәк очраган, әмма үлемгә китергән чиргә тиңли. Грециягә ярдәм бөтен еврозонаны коткару өчен кирәк.

Бурычка баткан Греция бөтен Европаны да шул сазлыкка төртеп төшермәсен өчен Афинга ярдәм кирәк.

Европаның үзәк банкы идарә шурасы әгъзасы Аксель Вебер сүзләренә караганда, Грециянең бөлненлеккә төшүе бөтен Европага “санап бетерә алмаслык” зыян китерәчәк.

Кичә АКШ президенты Барак Обама һәм Германия канцлеры Ангела Меркель телефоннан сөйләшеп “кичекмәстән чаралар күрергә” килеште.

Икътисади хәбәрләрне җиткерүче халыкара Блумберг мәгълүмат агентлыгы, Европа илләренә бүгенге көндә 600 миллиард евролык ярдәм кирәк, дип фаразлый. Грециянең үзенә генә 120 миллиард кирәк. Бу элек килешенгән (45 миллиард евро) күләмнән 3 мәртәбә диярлек артык.

Греция премьер-министры Папандреу Греция үз бурычларын түләүдән качарга теләми, диде.

Греция премьер-министры икътисадчылар белән очрашты
“Бу Греция проблемасы гына түгел һәм моны Греция үзе генә хәл итә алмый. Европа Берлегенең мондый хәлләрне чишү сәясәте бар. Һәм без бу карарларның тизрәк кабул ителүен теләр идек. Бер үк вакытта без дә узган айда Европа Берлеге кысаларында кайбер чикләүләргә бардык, башкалардан күпкә тизрәк эшләдек без боларны. Хәзер Европа ни эшли ала – көтәбез, “ диде Греция премьер-министры.

Грециягә ярдәм җибәрүне Германия тоткарлады. Ярдәмнең 4тән бер өлешен бирәчәк Германия Афиннан бюджетны кыскартуын таләп итә.

“Германия еврозона тотрыклылыгы өчен җаваплы, без ярдәмне бирәчәкбез, әмма Греция кайбер шартларны үтәргә тиеш”, диде канцлер Ангела Меркель.

Европа Берлеге илләре һәм Халыкара валюта фонды Грециягә ярдәм күләме һәм шартлары турында үз карарларын киләсе атнада игълан итәчәк.
XS
SM
MD
LG