Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара корылтайда Универсиада-2013 тәкъдим ителәчәк


Төркиянең көньягындагы Анталья шәһәрендә кичә 73-нче халыкара спорт матбугаты корылтае ачылды.

Бүген корылтайда Төркиянең Эрзурум һәм Кытайның Шень-Җень шәһәрләре чаралары үтә.

1 майда спорт журналистлары Казан белән танышачак. Спорт чараларын яктыртучыларга Татарстан башкаласы 2013 елда үтәчәк Универсиада шәһәре буларак танытылачак. Казан презентациясен Универсиада-2103 авылы башлыгы Фәрид Абдулганиев әзерли.

Корылтайда 110 илдән 350ләп кеше катнаша. Бу чара кысаларында шулай ук Лондондагы җәйге Олимпия уеннары, Көньяк Африкада дөньяның футбол беренчелеге һәм Төркиядә баскетболны таныту да оештырыла.
XS
SM
MD
LG