Accessibility links

Кабарда-Балкардагы бомбалы һөҗүмдә 21 кеше яраланды


Кабарда-Балкар башкаласы Нальчиктa ат ярышлары узган юлда бомба шартлады. Шартлауда кимендә 20 кеше яраланды. Русия мәгълүмат агентлыгы соңыннан яраланган кешеләр арасыннан берсенең хәстәханә үлүен белдерде. Канун саклаучы рәсмиләр, бомбаның ат ярышларын караган югары дәрәҗәле кунаклар бүлмәсенә якын җирдә шартлавын белдерә. Яраланучылар арасында төбәк кабинет министры да булган.

Төньяк Кавказдагы Ингушетия, Дагыстан һәм Чечния кебек илләргә караганда Кабарда-Балкарда көч куллану очраклары сирәк күрелә иде.

Ингушетиядә исә бүген спорт комплексы керешендә кораллы бер кеше полицияне атып үтерде. Назран шәһәрендә бинага кергәндә кораллы бер кеше үзен тикшерергә теләгән полицияне атып үтерә. Әлеге спорт комплексында милли дзюдо буенча бәйгене карарга дип Ингуш башлыгы һәм рәсмиләр дә килгән булган.
XS
SM
MD
LG