Грек хөкүмәте бөлгенлектән чыгу максатында ихтыяҗы булган кредитны алу өчен Европа Берлеге һәм Халыкара валюта фонды куйган таләпләрне кабул итте.
Греция премьер министры Георгиос Папандреу, беренче чиратта икътисадны коткару кирәклеген әйтеп, ватандашларны "фидакарь" булырга чакырды.
Икътисадны коткару планы һәм хөкүмәтнең икътисади чаралары турында тәфсилле мәгълүмат соңыннан билгеле булачак.
Бүген исә Европа башкасы Брюссельдә евро зонасына кергән илләрнең икътисад министрлары Грециягә булачак акча ярдәме турында фикер алыша.
Җыен башланыр алыдннан Франция икътисад министры Кристин Лагард, алдыбыздагы 3 елда Грециягә 100-120 миллиард евро арасында ярдәм күрсәтелә алыр дип әйтте.
Грециядәге икътисади кризисның шулай ук Eвропаның уртак акча берәмлеге евроны кулланган илләргә дә йогынты ясaячагы турында җитди кайгылар бар.
Грециягә тәэмин ителәчәк ярдәмнең тормышка ашуы өчен карарның бүген Брюссельдә җыелган икътисад министрлары тарафыннан раслануы шарт.
Брюссельдәге җыелыш алдыннан чыгыш ясаган Европа комиссиясе башлыгы Жозе Мануэл Бороссo, Греция икътисадын коткару планын яклавын әйтте.
Бороссо шулай ук Грек хөкүмәте вәгъдә иткән икътисади чараларны да ышанычлы дип атады.