Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт рухын саклау дәүләт эше дә


Бөтендөнья башкортларның 3нче корылтаена вакыт якынайган саен милләт язмышы хакында фикерләшүләр арта бара. Башкорт рухын кала шартларында саклау мәсьәләсе дә көнүзәк.

Бу хакта журналистлар белән аралашуда башкорт галиме, академик Гайса Хөсәенов та ассызыклап әйтте. “Кала шартларында, билгеле инде, башкортлар күбрәк ассимиляциягә бирелә, әмма соңгы елларда бу җәһәттән хәлләр күпмедер дәрәҗәдә җиңеләйде, - ди Гайса Хөсәенов. – Элекке елларда башкортлар урамда, җәмәгать урыннарында үз телләрендә сөйләшергә оялып йөргән булса, хәзер аларның күбесе, кыенсынмыйча, башкортча сөйләшә. Уфада элек башкорт мәктәпләре юк дәрәҗәсендә булса, хәзер саф башкорт мәктәпләре, гимназияләр ел саен арта бара. Башкорт рухын саклау, бәхеткә күрә, Башкортстанның дәүләт дәрәҗәсендәге хәстәрлегенә әйләнә башлады”.

Академик Гайса Хөсәенов әйтүенчә, соңгы елларда башкорт халкы бераз үзенең милли рухын күтәрә башласа да, чираттагы каршылыклар моңа аяк чалырга мөмкин. “Русиядә һаман да төпле уйланылган милли сәясәт программасы юк, - ди Гайса Хөсәенов. – Алай гына да түгел, кечерәк милләтләрне санга сукмыйча, гомум бер милләт - “русиялеләр милләтен” булдырырга маташу башланды. Бу адымнар аянычлы хәлләргә китерергә мөмкин”.

Гайса Хөсәенов сүзләренчә, бөтендөнья башкортларының быел 11-12 июнь көннәрендә үтәчәк 3нче корылтаенда милләтнең бүгенге проблемалары белән бергә, аның киләчәк язмышы хакында да бик җитди сөйләшү булырга тиеш. “Корылтайда яңгыраган фикерләр, мөрәҗәгатьләр ил җитәкчелегенә җибәрелсә, алар башкорт милләтенең бүгенге проблемаларын һәм киләчәкккә теләкләрен аңларлар, дип өметләнәбез”, ди Гайса Хөсәенов.
XS
SM
MD
LG