Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә 1 май бәйрәм ителде


1 май бәйрәме “Праздник труда” дип атала инде хәзер. Нәкъ шушы көндә “хезмәт” дигәненең булмавына карамастан. Хәтта 10 майга кадәр каникул булып чыга ич бу көннәрдә. Хәер, быел ике бәйрәм арасы эш көннәренә генә туры килгәнгә, алай ук булмастыр.

Элегрәк - патша заманында, бу бәйрәм хезмәт ияләренең бердәмлеге, ягъни Солидарность көне дип аталган, югыйсә. Эш ташлап, эшче халкы үз хәлен яхшыртуны таләп иткән көн. Чикаго хезмәт ияләренең шундый ук чарасын хуплау һәм алар белән берләшү чарасы. Демонстрацияләрне полиция куып тараткан.

Әйтик, Максим Горькийның “Ана” романы - төп герой Павел Власовның әнисе Пелагея Ниловнаның “Бәхетсезләр!” дигән сүзе белән тәмамлана. Бу сүз – аның улы кулыннан Кызыл флагның тартып алынып ертылуы һәм таягының сындырылуына карата мөнәсәбәте чагылышы.

Революциягә кадәр Чикаго үрнәген каты режимлы Русиядә күтәреп алу, әлбәттә, олуг батырлык таләп иткәндер. Чикаго, һәм, гомумән, башка мәгъриб илләрендә бу көнне ничек бәйрәм итәләрдер - безгә нәмәгълүм. Ә ифрат та бәйрәмнәр яратучы Русиядә ул яши һәм яшиячәктер дә.

Бездәге бәйрәмгә кайтсак, ул, нигездә, элеккерәк еллардагыдан әллә ни үзенчәлекләргә бай булды, дип әйтү кыен. Дөрес, моңа кадәр КПРФ һәм “Бердәм Русия" тарафдарлары бер үк вакытта төрле урыннарда митинг уздыралар иде. Быел исә бер үк Ленин мәйданында - чиратлап. 10 сәгатьтә КПРФчылар митингы башланды. Ә хакимият җитәкчелегендәге профсоюзларныкы – 12дә. Без исә шул ук “солидарность” төшенчәсенә нинди мәгънә бирүләре турында гына кызыксындык.

КПРФның җирле лидеры Александр Кругликов болай дип җавап бирде:"Аерым митинглар илдә бердәмлек юклыгын күрсәтә. Шулай ук бүгенге сәясәтнең бернигә дә ярамагын исбатлый".

Ә татарлар бу “солидарлык” мәсьәләсенә ничек карый икән? Чиләбе өлкәсендәге “Маяк” исемле атом заводының шартлавы вакытында Коншак районында КПСС райкомының беренче секретаре булып эшләгән Галимҗан ага Гыйльметдиновның тол хатыны Роза ханым:"Без үскәндә тормыш белән кызыксыну бар иде. Хәзер исә һәркем үзе турында гына уйлый", диде.

Җирле шагыйрә Лена Садыйкова җавап бирүдән баш тартты. “Мин сәясәттән читтә торам”, дип кенә әйтте.

Автозавод хезмәткәре, исемен әйтергә теләмәгән милләттәшебез фикеренчә дә, бер үк митингка җыелу яхшырак булыр иде. Бер төркем яшьләр “Патриоты России” дигән киемдә иде. “Барчабыз да үзен патриот дип саныйдыр. Ә нигә бу турыда кычкырып йөрергә кирәк соң?” дигән сорауга менә ни диделәр:

"Без аерылмыйбыз. Без - патриотизмның умыртка сөяге; Без, патриотлар буларак, коммунистлар белән дә, башка патриотлар белән дә бердәмлеккә омтылабыз; Без бу бәйрәмдә үз фикерләребезне белдерәбез. Кызганыч, алар төрлечәрәк. Иң мөһиме – без, патриотлар, хезмәт ияләре хокукларын яклыйбыз".

КПРФ митингы таралгач, 12 сәгать тулганда Профсозлар колонналарын каршыладык. Аның алгы рәтендә җирле Кануннар чыгару җыелышы рәисе Борис Зотовны колоннадан чакырып чыгарып, аңа да шул ук сорау белән мөрәҗәгать итү мөмкинлеге табылды.

“Төрле вакытта бер үк урында ике төрле митинг оештыру “солидарность” төшенчәсенә каршы килмиме?” дигән сорауга ул менә ни диде.

"Беләсезме, бу бәйрәм төрле фиркаләрне берләштерергә тиеш. Ләкин шул ук вакытта һәркем үзенчә карар кылырга да хаклы. Безнең колоннада "Бердәм Русия" генә түгел, “Гадел Русия” дә, ЛДПР да. Ә гомумән, алганда, профсоюзлар колоннасы бу. Җитәкчелек исә халык мәнфәгатьләрен кайгыртучы профсоюзлар белән булырга тиештер. Димәк, без – алар белән. КПРФ та үзенчә бәйрәм оештырырга хаклы. Тик менә бер үк колоннада барсак, бер үк чара оештырсак, яхшырак булыр иде", диде җирле парламент рәисе Борис Зотов булды.
XS
SM
MD
LG