Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда тагын йолдызлар артты


Теләчә егетләре Илназ, Инсаф һәм Илнат "Ана һәйкәле" җырын башкара.
Теләчә егетләре Илназ, Инсаф һәм Илнат "Ана һәйкәле" җырын башкара.

“Созвездие-Йолдызлык-2010” яшьләрнең республика күләмендәге телевизион эстрада сәнгате фестивале тәмам. Бу чара 10нчы тапкыр үтте. Җиңүнең 65 еллыгына багышланды. Йолдызлык чирен йогышлы дип белдерүчеләр дә бар.


Мөслимнән килгән Илназ Яхин бу бәйгенең беренче оештырылганда әле тумаган да булган. Ул әзерлек сыйныфында укый. 7 яшь аңа. Шулай булуга карамастан, сүз осталары арасында күпләрнең борынына чиртте – икенче урынны алган өчен медаль дә тактылар, уенчык һәм акчалата бүләк тә бирделәр.

Илназ Яхин
“Сугыш темасына “Дәшәбез сезгә” дигән шигырь әзерләгән идем. Мин Мөслимдә концертларны үземнең дусларым белән бергә алып барам. Алар да кечкенәләр әле. Үскәч мин конферанс булырга хыялланам. Ул алып баручы дигән сүз. Мин өйдә дә концертлар куям. Дуслар безгә килгәч, сөйләп күрсәт диләр дә, аларга сөйлим инде”, ди Илназ Яхин.

Мөслимнән килеп II урын алган 6 балага бүләкләрне Русия Дәүләт думасы депутаты, авыл хуҗалыгы сәясәте комитеты рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин, иҗтимагый һәм дини оешмалар эшләре буенча комитет рәисе урынбасары Алла Кузьмина тапшырды.

Хәйруллин әйтүенчә, яшьләргә үз сәләтен күрсәтергә мөмкинлек бирә торган мондый фестиваль Русиянең бер генә җирендә дә үткәрелми. Әлеге фестивальдә жюри әгъзасы, Русиянең театр сәнгате академисендә эстрада сәнгате кафедрасы мөдире Михаил Борисов та “Йолдызлык” кебек киңкүләм фестиваль бүтән беркайда да юк, дип белдерә.

Йолдызлык чире йогышлы

Шулай да Борисов “Казанские ведомости” газетына “йолдызлык чире”нең бик куркыныч икәнлеген дә ассызыклый. “Бу зур проблема. Мин андый малай һәм кызларны күп күрдем. Балага 5 кенә яшь, ә ул йолдыз дәрәҗәсе йөртә һәм әйләнә-тирәдәгеләр аны бу уйлап чыгарылган дәрәҗәгә туры килергә мәҗбүр итә. Бу котычкыч хәл. Әмма балаларның сәхнәгә чыгып дәрт һәм мәхәббәт тирәнлеген белдереп, зур йолдызларны кабатларга тырышуы тагын да күркынычрак”, ди Борисов. Балалар катнашкан бәйгедә үзенчәлекне, үзгәлекне күрсәтә белү зур әһәмияткә ия икәнлекне әйтә.

Әлеге бәйгедә махсус бүләккә лаек булган Казан дәүләт һуманитар педагогика университеты студенты Илназ Хәнәфиев сүзләренчә, шәп проект бу. “Монда бит безнең шикелле егетләр генә түгел, ә кечкенә балалар да бар. Аларга танылып китү өчен әйбәт фестиваль дип уйлыйм”, ди Илназ. Зур түрәләр караганга йолдыз булу мөмкинлеге тагын да арта, дип тә өсти. Аның чиргә әйләнү куркынычын да кире какмый.

“Йолдызлык чире тиз йога ул. Монда катнашкан кечкенә балаларны әти-әниләре гел сәхнә-сәхнә дип иркәләп үстерсә, йолдыз чире шуннан китәдер дип уйлыйм мин”, ди Илназ.

Айдар авылында яшәүче 16 яшьлек Инсаф Бәдретдинов: “Мин үземне йолдызга санамыйм”, ди. Җырларга чакыручы әйбәт кеше булса, хәтта күршесе белән дә җырлашып утырырга риза ул.

Теләчә якларыннан 3 егет: Илназ, Инсаф һәм Илнат гала-концертта татар эстрадасының яшь вәкиле Илшат Вәлиев җырлый торган “Ана һәйкәле”н башкардылар. Шулай да: “Берсүзсез халык җырлары шәбрәк. Әмма боларын да җырлыйбыз инде, болары да ошый”, ди Инсаф Бәдретдинов.
Җиңүнең 65 еллыгы булганга йолдызлы баш киеме кигән балалар сәхнәдә дә, залда да хәтсез итде.

Татарстан хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков гала-концертта Гран-прига лаек булганнарга бүләк тапшырды. “Созвездие–Йолдызлык” бүгенге эстрада сәнгатендә республика өчен зур әһәмияткә ия булган зур чара. Ул сәләтле яшьләрне ачыклау һәм аларга булышу максатын күздә тота”, дип белдерде. Гала-концертта беренче урынны алучыларга кыйммәтле бүләкләр белән бергә дәүләт стипендияләре дә бирелде.

Оештыручылар әйтүенчә, быелгы бәйгедә катнашучыларның саны 80 меңнән арткан. “Йолдызлык”ка Амурдагы Комсомольски, Йошкар-Ола, Мәскәү, Пенза һәм башка калалар да кушылган. Гала-концертта 400ләп бала сәхнәгә чыкты.
XS
SM
MD
LG