Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сталинның беренче корбаны


1923 елның 4 маенда солтангалиевчылыкка каршы партия контроль комиссиясенен карары чыга.Тарихта озак вакыт Мирсәет Солтангалиевка ата милләтче исемен тагып килделәр. Аны бары тик тәнкыйть яки гаепләү йөзеннән генә искә алалар иде. Тарафдарлары исә "солтангалиевчылар" исемен йөртте.

Солтангалиевны өйрәнүче галим Индус Таһиров сүзләренчә, сәясәтчегә карата мондый тискәре караш Русиядә генә булган. “Чит илләрдә аның чынлыкта кем икәнен инде күптән беләләр иде”, ди ул. Азия һәм Африкада антиколониаль революцияләр үткән вакытта Солтангалиев идеяләре ирек өчен көрәштә нык ярдәм иткән. Җәзаир (Алжир) инкыйлабы башлыгы Әхмәт Бен Белла, Мисырдагы инкыйлаб башлыгы Гамәл Әбдел Насыйрның эш бүлмәләрендә Солтангалиев рәсеме эленеп торган.

Солтангалиевка 18 ел һәйкәл куела алмый

Хәзер инде Солтангалиевка мөнәсәбәт Русиядә дә күпмедер уңай якка үзгәрә бара. Аның язмаларыннан, чыгышларыннан торган китаплар бастырылды. Әмма Солтангаливне өйрәнүче икенче галим, “Гасырлар авазы” журналы баш мөхәррире, тарих фәннәре докторы Дамир Шәрәфетдинов сүзләренчә, татар сәясәтчесен өйрәнүгә тиешле игътибар ителми.
Дамир Шәрәфетдинов

“Солтангалиевне Татарстан белән Русиягә караганда, дөньяда күбрәк беләләр. Аның 20-нче елларда язылган хезмәтләре күп илләрдә басылып чыкты. 1992 елда без Солтангалиевнең юбилеен үткәргән идек. Шул чакта Алжир башлыгы Бен Белладан телеграмма алдык. Анда ул: “Солтангалиевнең эшен дәвам итүче яшьләр бар икән, киләчәк якты”, дигән.

Татар сәясәтчесенең хезмәтләрен күбрәк өйрәнергә кирәк. 1992 елда Татарстан хөкүмәте Солтангалиевкә һәйкәл кую турында карар да чыгарды. “Казан” милли мәдәни үзәге каршында аның ташы да бар. Ничә ел үтте инде, әмма шул һәйкәлне дә куя алмыйбыз. Аның бюсты күптән әзер.

Миңа аны 2002 елда ук күрсәттеләр. Ләкин бүгенге кадәр бу эш башкарылмаган. Горурланып шуны гына әйтеп булла - Казанда төп мәйданнарның берсе Солтангалиев исемен йөртә. Аның мирасын халыкка җиткерү буенча эшләр башкарыла, әмма бик аз күләмдә. Ике елдан соң аңа 120 ел тула. Бу чараны зурлап үткәреп, Солтангалиевне халыкка чын мәгънәсендә олы шәхес итеп җиткерергә тиешбез”, ди Дамир Шәрәфетдинов.

Солтангалиев Советлар берлеге җитәкчесенә каршы

1892 елда Башкортстанның Стәрлетамак районы, Кырмыскалы авылында туган Солтангалиев көчле сәясәтче булган. 1920 еллар ахырында ул, бөтен Русиягә таралган марксизм идеяләрен инкарь итеп, үзенең коммунистларга каршы торачагын әйтә. Белгечләр сәясәтченең бу адымын аның үз-үзен гүргә кертүе белән бәйли.

Үзенең бер язуында Солтангалиев буржуазияне пролетариат диктатурасы белән алмаштырудан кешеләр өчен файда күрмәвен әйтә. “Үзгәреш булса да, яхшы якка түгел, начарга булачак”, ди ул. Тарихтан күренгәнчә шулай булды да. Ул елларда ук Солтангалиев милли-колониаль инкыйлапларда халыкның җиңәчәген, Япония, Төркия кебек илләрнең фәнни-техник яңарыш илләре булачагын фаразлый. Бу фаразлар чынга аша.

Моннан тыш сәясәтче гасыр башында ук Төркестан, Кавказ, Украин, Кырым, Белорус, төрки, фин-угыр һәм монгол халыкларының Русия колонияләреннән азат ителә алуына ышана. Солтангалиев Советлар берлегендә бөтен милләтләр дә тигез булырга тиеш дигән фикерне алга сөргән.

Аның фикеренчә, Русия җитәкчелеге Төркмәнстанда Азия халкының берләшүеннән, татар белән башкортның берләшеп көчле республика төзүеннән, Монголия белән Кытайның берләшүеннән курыккан. Шуңа Русия һәрчак бу илләрне, халыкларны бер-берсеннән ерагайтырга тырышкан.

“Русиядә милли кыерсытулар булмаска тиеш”

Социализмда милләтләргә карата алып барылган сәясәт гадел булганчыга кадәр, Солтангалиев әлеге юнәлеш тарафдары булган. Әмма Советлар берлеге җитәкчелеге башка халыкларны санга сукмый башлагач, сәясәтче социализм идеяләреннән баш тарткан, ачыктан-ачык, курыкмыйча, большевикларның эшчәнлеген тәнкыйтьли башлаган.

Русия менталитетын һәм дөньяда Шәрык илләренең абруе арта баруын истә тотып Солтангалиев инкыйлап эшләренең асылын Көнбатышта түгел, ә Шәрыкта башкарырга киңәш итә. Әмма бу Ленин сәясәтенә каршы килә. Маркс һәм Ленин теориясен инкарь итеп, татар сәясәтчесе Советлар берлеге җитәкчелегенең фикерен үзгәртмәкче була. Бу эшне үзе генә башкара алмау сәбәпле үзенә тарафдарлар эзли. Алар рәтенә Татарстанның игенчелек буенча халык комиссары Юныс Вәлиди, кырым татары Исмаил Фирдәвес, башкорт Зәки Вәлиди керә.

Солтангалиев Шәрык мөселманнары рәтендә дә үз тарафдарларын булдырырга тырышкан. Аның һинд җәмәгать эшлеклесе Баракатулла, Төркия коммунистлары Мостафа Сөбхә, Сакаллы-Җәләл (Кара-Сакал), Төркиянең Русиядәге вәкиле Мухтар-бәй белән аралашып торуы билгеле.

Сталинның беренче корбаны

Бу хәлләрдән соң Сталин Солтангалиевтан шикләнә башлаган. Ә татар сәясәтче Сталинга әйтмичә генә, Троцкий белән сөйләшеп мөселман гаскәрен булдыргач, үз танышлары аша Зәки Вәлиди һәм Ильяс Алкин белән башкорт гаскәрләрен Кызыл Армиягә күчерү турында сөйләшкәч, узган бер җыелышларда Русиягә кергән республикаларның дәрәҗәләре буенча бүленергә тиеш түгеллеген әйткәч, Солтангалиевне эзәрлекләү башлана. Озакламый аны милләтчелектә гаепләп, дәүләт эшеннән дә азат итәләр.

1923 елның 4 маенда "солтангалиевчылык"ка каршы партия контроль комиссиясенең карары чыга. Биредә татар сәясәтчесе Советлар берлеге җитәкчелегенә каршы милли контрреволюцион фетнә оештыруда гаепләнә. Сталин берничә тапкыр партия контроль комиссиясен җыеп, Солтангалиевнең язмышына кагылышлы утырышлар үткәргән.

1923 елның 11 декабрендә Кырым милләтчеләренең “Милли Фирка” оешмасы белән бәйле булганга ул кулга алына. 1930 елда иң югары хөкемгә – атып үтерелү җәзасына тартыла. Әмма бу җәза 10 ел төрмәгә алмаштырыла. 1934 елда Солтангалиев эше янә каралып, аны азат итәләр. Әмма 1937 елда ул янә милләтчелектә гаепләнеп кулга алына. 1940 елның 28 гыйнварында атып үтерелә.
XS
SM
MD
LG