Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ белән Пакстан террорчылыкка каршы уртак чара алып бара


АКШ һәм Пакстан, Нью-Йоркта полициянең "вакытында" чаралар күрүе белән туктатылган террор хәрәкәтенә бәйле террор чараларына каршы бергә хезмәттәшлек итәчәк. Кичә шартлаткыч төялгән машинаның хуҗасы Дубайга барырга теләгәндә кулга алынган иде. 30 яшьлек Американ ватандашы Файсал Шаһзад Дубайдан Пакстанга китәргә тиеш булган.

Чыгышы белән Пакстаннан булган Файсал, сораштырулар вакытында Вәзерстан төбәгендә террор хәрәкәте өчен әзерлек эшләре баруын таныды. Пакстанда да әлеге террор чараларына бәйле берничә кешенең кулга алынуы белдерелә.
XS
SM
MD
LG