Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның да үсеш планы бар


Казан шәһәренең 2025 елгача исәпләнгән үсеш планы 2007 елның декабрь аенда кабул ителде. Моңарчы ул эш 1969 елда төзелгән план нигезендә алып барылды. Белгечләр планга Универсиада корылмалары кермәгәнен әйтә.

Генераль план шәһәрнең мәйдан ягын һәм халык саны артуын күздә тотып эшләнгән. Бүгенге көндә калада 1,2 миллион тирәсе кеше яшәсә, 2050 елга генераль план нигезендә Казанда яшәүчеләр 1,5 миллионнан артып китәчәк дип исәпләнә.

“Бу теркәлгән халык саны гына, әле теркәлмичә яшәүчеләр дә шактый”, ди Казан шәһәре матбугат үзәге хезмәткәре җитәкчесе урынбасары Ләззәт Хәйдәров.

Ул шулай ук 2008 елда Казан шәһәре мәйданының 18 мең гектарга үсүен әйтә. Әгәр элек 40 мең гектар булса, хәзер ул 60 мең гектардан арткан.

“Генерал план нигезендә беренче чиратта торак йортлар төзү күздә тотыла. 2020 елга Казанда 10 миллион квадрат метрдан артык торак төзү таләп ителә”, ди Хәйдәров.

Бөкеләр проблемы

Генерал планда шулай ук экологик шартлар тудыруга игътибар бирелгән. Документ нигезендә шәһәр үзәгендә урнашкан икътисад-сәнәгать ширкәтләрен читкә чыгару күздә тотыла. Бүгенге көндә Казанда яшелләндерү 20% тәшкил итә, генерал план нигезендә ул 40% җитәргә тиеш икән.

Тагын бер мөһим мәсьәлә транспортка бәйле. Мәскәүдәге кебек Казанда да бөкеләр зур проблемга әйләнде, чөнки машиналар саны арта бара.

“Яңа һәм хәзерге вакытта халык тыгыз яшәүче мәйданнарда яңа юллар, берничә катлы развязкалар төзү күздә тотыла”, ди матбугат үзәге хезмәткәре.

Халыкның үзаңын үстерергә кирәк

Соңгы вакытта инде күп йортларның ишегаллары машиналар белән шыплап тулган. Махсус урыннан булмау сәбәпле, алар кешеләр йөри, балалар уйный торган урыннарда тотыла. Ләззәт Хәйдәров әйтүенчә, торак микрорайоннары төзегәндә социаль хезмәт күрсәтә торган оешмалар өчен буш урыннар калдырыла торган булган. Хәзер исә анда машина кую урыннарын да ясау таләбе куела.

“Бүгенге көндә Казанда 20-дән артык машина кую урынын (парковка) төзү каралган. Әмма икътисадый хәлләр моны әлегә тоткарлый. Инвесторлар әлеге эш белән кызыксынмыйлар, чөнки халык акча түләп машина куюга күнмәгән. Казандагы кайбер зур машина кую урыннары буш тора. Халык аны ишегалдына кую ягын карый. Шуңа халыкның үзаңын да үстерергә кирәк”, ди ул.

Әлбәттә концептуаль үзгәрешләр керткәндә җәмәгатьчелек белән очрашып фикер алышу да булган. Шау-шулы җыеннарның берсе Урта Кабан һәм Казансу буенда спорт корылмалары төзүгә кагылды.

Экологларның үз карашы

Гидробиология җәмгыятенең Казан бүлеге рәисе Нәфисә Минһаҗева исә хәзерге Казанның үсеш планына Универсиада корылмалары төзү бөтенләй кермәгәнен әйтә. Чөнки план кабул ителгәндә әле Универсиада узачагы мәгълүм түгел иде. Шуңа ул барлык төзелешләр генерал план нигезендә бармый, ди. Моннан тыш Минһаҗеваны эколог буларак яңа биналарның табигать урыннары хисабына төзелүе канәгатьләндерми.

“Яңа төзелешләр ташландык торак, сәнәгать зоналары, андагы бушлыклар хисабына булдырылсын иде. Андый җирләр Казанда бар. Әмма төзелешләр күпчелектә табигать хисабына бара. Бу исә мине бик борчый. Без инде ниндидер алмаш белән булса да бу проблемның хәл ителүен телибез. Әмма ул бик күп тырышлык сорыйдыр инде”, ди ул.

Минһаҗева генерал планның беренче эшләнмәләре экологик яктан бик начар булуын әйтә.

“Җәмәгатьчелек аны тикшерүдә шактый катнашты, үз тәкъдимнәрен кертте. Әмма барыбер соңгы расланган генераль планда да җитешмәгән яклар бар”, ди ул.
XS
SM
MD
LG