Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурдагы хәләл кибет шартлаудан соң яңадан эшли башлады


Чәршәмбе иртән Петербурның Җәмиг мәчетенә якын урнашкан “Август” исемде мөселман кибетенә шартлаткычлар атылды. 3 кеше яраланып хастаханәгә салынды, Петербур татарларының “Татарстан” оешмасы рәисе Ренат Вәлиев, аларның хәле яхшы, дип хәбәр итте

Яраланучылар – кибет башлыгы урынбасары - 61 яшьлек Тамерлан Казеев һәм 24 яшьлек сатучылар Абдулатип Мамадҗанов һәм Диана Псаплагарова.

Милиция шартлауны славян экстремистлары оештырган булырга мөмкин, дип саный.

Петербур татарлары җәмгыяте рәисе Ренат Вәлиев бу һөҗүмне “милиция тарафыннан оештырылган провокация” булу ихтималын белдерде.
XS
SM
MD
LG