Төркия белән Русия арасында визасыз режим башлау турындагы килешүнең ике ил вәкилләре тарафыннан каралуы һәм Русия президенты Димитрий Медведевнең 11-12 май көннәрендә Төркиягә булачак сәфәре вакытында имзаланган очракта, аның гамәлгә ашачагы белдерелә.
Төркиянең Мәскәү илчесе Халил Акынҗы Төрек хәбәр агентлыгына ясаган белдерүендә, визаларны бетерү турындагы килешүнең ике илнең рәсми даирәләрендә каралуын һәм тәкъдимнәрнең ике илнең үз эчендә раслау процессының башлануын әйтте.
Килешү турында ике ил вәкилләре гомумән алганда ризалашкан.
Быел гамәлгә керер дип көтелгән визаларны бетерү тәкъдимен беренче тапкыр Төркия премьеры Тайип Эрдоган, декабрь аенда Мәскәүгә булган сәфәре вакытында күтәреп чыккан иде. Русия ягының бу тәкъдим белән килешүеннән соң ике ил рәсмиләре тарафыннан чаралар күрелә башлады.
Күздән кичерелгән карарда Төркия һәм Русия ватандашларын бер ай мөддәтле туристик сәфәрләрендә виза таләбен гамәлдән чыгару истә тотыла. Ләкин Русиядә укыганнарга, яисә эшләгәннәр өчен виза режимы дәвам итәчәк.
Виза режимының гамәлдән чыгару гамәле, әле дә совет вакытыннан бирле дәвам иткән һәм Русия тарафыннан бик "җентекләп" башкарылган кайбер кагыйдәләргә ничек тәэсир итәчәге әлегә билгесез. Русиядә әле дә илгә кергән һәр бер чит ил ватандашы 3 көн эчендә барып теркәлергә тиеш.
Төркия Русия ватандашларын чик буенда 20 доллар бәрабәренә алынган виза белән илгә керүенә рөхсәт итә иде. Ләкин Төркия ватандашларының Русиягә барыр алдыннан документларын тапшырып визага мөрәҗәгать итүе шарт. Былтыр Төркия мәгълүматларына караганда, 2.6 миллион, Русия статистик мәгълүматларына караганда исә 1.9 миллион Русия ватандашы Төркиягә килгән.