Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Cугышны Сталин түгел, халык җиңде"


Русия президенты Дмитрий Медведев Җиңу көне уңаеннан "Известия" газетына биргән әңгәмәсендә совет диктаторы Иосиф Сталинның үз халкына кылган җинаятенең беркайчан да онытылмаягын әйтте.

7 майда басылган язмада Медведев, Сталин җитәкчелегендәге толаталитар режимда халыкның иң гади хокуклары да чикләнгән булуын белдерде.

Медведев бу хактагы карашын фашизмга каршы җиңүнен 65 еллыгында, Сталинның сугыштагы роле хакында бирелгән сорауны җаваплаганда әйтте.

Русия президенты сугышның Сталиннын яисә кайсы бер генеральның тырышлыгы белән җиңелүе турындагы фикерләрне кире кагып, сугышта халыкның җиңүен әйтте.
XS
SM
MD
LG