Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нью-Йоркта шартлау оештыру тырышлыгы артында Пакстан Талибаны тора


Вашингтон – Күптән түгел Нью-Йорк үзәгендә террор гамәле оештыру тырышлыгы артында Пакстанның “Талибан” хәрәкәте тора.

Бу турыда бүген Кушма Штатларның юстиция министры Эрик Һолдер ABC компаниясенә тикшерү нәтиҗәләренә таянып хәбәр итте.

Элегрәк террорчылыкта гаепләү чыгышы белән Пакстаннан булган американ ватандашы Фәйзал Шахзадка белдерелгән иде. Сорау алу вакытында Фәйзал Пакстанның төньяк-көнбатышында Талибан хәрәкәт иткән төбәктә шартлату күнегүләре үткәнен таныган.

Ул шулай ук шартлаткыч тутырылган машинасын Нью-Йоркның Таймс мәйданында калдырганын таныган.
XS
SM
MD
LG