Accessibility links

Русиянең “иң имин шахтасында” үлүчеләр 50дән артты


Междуречинскида беренче җеназалар үтте
Междуречинскида беренче җеназалар үтте

“Распадская” күмер базында һәлак булганнарның саны арта. 80ләп кеше яраланган. 43 кешенең язмышы билгесез. Путин һәлак булганнарның туганнары белән очрашты һәм хөкүмәт ярдәменең акча түләү белән генә чикләнмиячәген белдерде.

Гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Шойгу сүзләренә караганда, “Распадская” шахтасыннан әле бер исән кеше дә чыгарылмаган. Җир астында калган 43 кешенең язмышы билгесез.

Русия хөкүмәте башлыгы Владимир Путин Кемерово өлкәсенә килеп шахтада һәлак булганнарның туганнары белән очрашты.

“Ярдәм бер түләү белән генә чикләнмәскә тиеш. Тораклары булмаган гаиләләргә без яшәү шартларын яхшыртырга тиеш, балаларның ялларын һәм укуларын оештырырырга тиеш,” диде Путин.

Бүген Кемерово өлкәсендә беренче җеназалар үтте. 9 майга каршы төндә башта бер шартлау, 4 сәгать узгач булган икенче шартлауның сәбәпләре билгесез булып кала.

Һәлак булган 47 кеше арасында беренче шартлауда зыян күрүчеләрне коткарырга дип җир астына төшкән кешеләр дә бар.

Әле табылмаган шахтерлар 500 метр тирәнлектә булырга мөмкин, дип фаразлана. “Распадская” күмер базының җир асты юлларының озынлыгы 400 чакрымнан артык.

“Распадская” шахтасы Русиядә соңгы 5 елда һаваландыру һәм газны чистарту системалары белән иң яхшы җиһазландырылган шахталарның берсе иде.

Күмер табу сәнәгате белгече Олег Петропавловский сүзләренә караганда, фаҗига сәбәпләре эшчеләрнең саксызлыгы аркасында була ала. Шахтада метан газы шартлаган, дип фаразлана. Тикшерү дәвам итә.

“Распадская” шахтасының бер өлешенә Евраз ширкәте ия. Евразның 36%ның хуҗасы – миллионер Роман Абрамович.
XS
SM
MD
LG